Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

23 апрель - Халыкара китап көне

23 апрель көнен Халыкара китап көне итеп билгеләп үтү турындагы карар ЮНЕСКО тарафыннан 1995 елда кабул ителә. Әлеге бәйрәм мәдәни мирасны саклаучы һәм баетучы булган китап дөньясына игътибар юнәлтүне максат итә. Бу көн китапның мәдәниятне үстерү, баету юнәлешендә әһәмиятле роль башкаруын тагын бер кат ассызыклый. Мөслим районы үзәк китапханәсендә дә...

23 апрель көнен Халыкара китап көне итеп билгеләп үтү турындагы карар ЮНЕСКО тарафыннан 1995 елда кабул ителә. Әлеге бәйрәм мәдәни мирасны саклаучы һәм баетучы булган китап дөньясына игътибар юнәлтүне максат итә. Бу көн китапның мәдәниятне үстерү, баету юнәлешендә әһәмиятле роль башкаруын тагын бер кат ассызыклый. Мөслим районы үзәк китапханәсендә дә китапларга игътибар аеруча зур. 23 апрель - автор хокуклары көне дә буларак билгеле. Бу көнне 2001 елдан башлап ел саен Дөньякүләм китап башкаласы билгеләнә. Китапка мәхәббәт тәрбияләү кече яшьтән башлана. Бүгенге интернет заманасында китап белән бәйләнеш аеруча нык булырга тиеш дигән фикердә Район үзәк китапханәсенең авылларда 31 филиалы эшләп килә. Китапханәнең уку залында укучылар өчен 76 төрле газет-журналлар яздырылган. Моннан тыш "Гүзәл кыз" исемле матурлык түгәрәге, "Серле бизәк" исеме астында оста куллар түгәрәкләре дә эшләп килә. Уку залында укучылар өчен яшел почмак та булдырылган. Китапханәдә интернет челтәре дә тәкъдим ителә. Теләге булган һәркем биредә үзенә кирәкле мәгълүмат туплый ала. Халыкка уңайлы булсын өчен китапханә иртәнге 8 дән кичке 8гә кадәр эшли, шимбә-якшәмбе көннәрендә дә ишекләре ачык китапханәнең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама