Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2233 тонна печән әзерләнгән

«Урожай» агрофирмасында тулы куәтенә азык әзерләү эшләре бара. 17 029 гектар мәйданның 9333 гектарына бөртекле культуралар, 1000 гектарга - техник, 5414 гектарга азык культуралары чәчелгән.

Печәнгә дигән мәйданнын 90 проценты урылып, 2233 тонна печән әзерләнгән. Бу эштә Рәйхан Хөснуллин яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Көнгә 600дән артык рулон печән кайта. Печәнне түбән бәядән хезмәткәрләр дә ала алачак. Агрофирманың "Үрәзмәт" бүлекчәсендә сенаж салу эшләре башланды. 1000нән артык сенаж инде салынган. Ура торган "Ягуар" комбайнында Глүс Мадышин, Людвиг Иманаев, "КамАЗ"да бертуган Расыйх һәм Рөстәм Сафиннар эшли. Моннан тыш яфрак азыгы әзерләү бара. Һәр хезмәткәргә 20 данә әзерләү бурычы куелган. Атна дәвамында бу эшне төгәлләргә планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама