Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

22 июнь - ХӘТЕР ҺӘМ КАЙГЫ КӨНЕ. Район башлыгы Рамил МУЛЛИН МӨРӘҖӘГАТЕ

1941 нче елның 22 июне - илебез тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көнне илебез азатлыгы өчен башларын салган миллионнарча корбаннар искә алына, сугыш китергән кайгы-хәсрәтләр хәтердә тагын бер кат яңара.

Моннан 76 ел элек тыныч тормышта яшәүче халкыбыз Ватанны саклау өчен кулына корал алды. Илебезне дошманнан саклау өчен районыбыздан фронтка 8300 дән артык кеше китте, шуларның 3100 енә генә туган җиренә әйләнеп кайту насыйп булды. Дошманга каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен дүрт якташыбызга - Илдар Маннанов, Гыймазетдин Вәҗетдинов, Петр Днепровка, I, II, III дәрәҗә Дан орденнары кавалеры Бадыйк Салиховка Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

Без бүгенге тыныч тормышта яшәвебез белән яу кырында ятып калганнарга бурычлы. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый! Сугыштан кайтмаганнарга, алган яраларыннан тыныч тормышта вафат булганнарга да - мәңгелек дан!

Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Ветераннарыбыз елдан-ел кими бара. Хәзерге вакытта районда 17 сугыш ветераны, 657 тыл ветераны яши. Ветераннарыбыз әле бүген дә районыбызның иҗтимагый тормышында актив катнашалар, үзләренең кыйммәтле һәм акыллы фикерләре, киңәш-тәкъдимнәре белән һәрвакыт ярдәм итәләр. Без аларга зур хөрмәт һәм рәхмәт хисләребезне җиткерәбез. Тыныч, бәрәкәтле тормыш, имин көннәр һәм якыннарының кадер-хөрмәтендә озак яшәүләрен теләп калабыз.

Хөрмәтле райондашлар! Безнең бурыч - Бөек Ватан сугышы сабакларын хәтердә сакларга, ватандашларыбызның ул еллардагы батырлыгын онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру, матур киләчәк өчен бердәм булып тырыш хезмәт кую. Күкләребез һәрчак аяз һәм ил-көннәребез имин булсын!

Рамил Муллин, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев