Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матәм көне уңаеннан тантаналы митинг үтте

22 нче июнь, Бөек ватан сугышы башланып киткән көн. Бу көнне һәр Россия төбәгендә билгеләп үтәләр. Бүген районыбызда шушы көнгә багышлап, тантаналы митинг үтте. Мемориаль комплекста үткән митингта район башлыгы Рамил Муллин, сугыш һәм тыл ветераннары, район активистлары, оешма предприятияләр коллективлары катнашты. Митингта катнашкан һәркем яу кырында ятып калган әтиләрен,...

22 нче июнь, Бөек ватан сугышы башланып киткән көн. Бу көнне һәр Россия төбәгендә билгеләп үтәләр. Бүген районыбызда шушы көнгә багышлап, тантаналы митинг үтте. Мемориаль комплекста үткән митингта район башлыгы Рамил Муллин, сугыш һәм тыл ветераннары, район активистлары, оешма предприятияләр коллективлары катнашты. Митингта катнашкан һәркем яу кырында ятып калган әтиләрен, бабаларын, илебез азатлыгы өчен көрәшкән райондашларыбызны хәтерләрендә барлагандыр.

"Мөслим бизәкләре" ансамбле чыгышларыда, сугыш тематикасына багышланган иде.Өлкәннәр балалар чыгышын күз яшьләре аша күзәтте.

Тантана ахырында сугыш кырында ятып калганнар истәлегенә, веноклар, чәчәкләр салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев