Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

22 декабрь көнне Баланлы авыл җирлегендә халык җыены узды

Баланлы һәм Шуганка авылы халкы белән бу көнне район башлыгы Рамил Муллин, аның урынбасары Ленар Авзалов һәм җирлек башлыгы Илүсә Исламова очраштылар. Җирлек башлыгы, мәктәп директоры, участок уполномоченные ел дәвамында башкарган эшләре турында отчет тотты. Илүсә Исламованың чыгышыннан күренгәнчә, ел әйләнәсе җирлек яшәешендә шактый гына үзгәрешләр булган: берникадәр юллар ремонтланган,...

Баланлы һәм Шуганка авылы халкы белән бу көнне район башлыгы Рамил Муллин, аның урынбасары Ленар Авзалов һәм җирлек башлыгы Илүсә Исламова очраштылар. Җирлек башлыгы, мәктәп директоры, участок уполномоченные ел дәвамында башкарган эшләре турында отчет тотты. Илүсә Исламованың чыгышыннан күренгәнчә, ел әйләнәсе җирлек яшәешендә шактый гына үзгәрешләр булган: берникадәр юллар ремонтланган, урам яктырткычлары алыштырылган, зиратларда өмәләр узган, карт агачлар киселгән һәм башкалар. Нигездә, бу эшләр үзара салым акчасы хисабына башкарылган. Район башлыгы Рамил Муллин баланлыларны киләчәктә дә үзара салым акчаларын җыярга чакырды. Халык, үз чиратында, борчыган сорауларын юлларга ашыкты. Сорауларның күпчелеге авыл хуҗалыгы формированиеләренең эшчәнлегенә кагылышлы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X