Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Бу табигатьтә чын-чынлап яз башланган көн

Бу табигатьтә чын-чынлап яз башланган көн. Борынгылар аны Нәүруз бәйрәме дип атаган. Нәүрүз сүзе ике тамырдан - нәү (фарсыча - яңа) һәм руз ( көн ) тамырларыннан тора. Нәүруз - Көнчыгыш календаре буенча Яңа елның беренче көненә - 21 мартка туры килә. 21 мартны галимнәр астрономик язның беренче көне дип...

Бу табигатьтә чын-чынлап яз башланган көн. Борынгылар аны Нәүруз бәйрәме дип атаган. Нәүрүз сүзе ике тамырдан - нәү (фарсыча - яңа) һәм руз ( көн ) тамырларыннан тора. Нәүруз - Көнчыгыш календаре буенча Яңа елның беренче көненә - 21 мартка туры килә. 21 мартны галимнәр астрономик язның беренче көне дип атыйлар. Чөнки бу көнне Кояш җир шарының ике ярымшарын да бертигез дәрәҗәдә яктырта башлый һәм Җир планетасында көн белән төн төгәл уникешәр сәгать дәвам итә.
Нәүрузны мөселман халыклар бәйрәме генә дип атау дөрес түгел, чөнки аны Урта Азиядә һәм Иранда инде Ислам дине кабул ителгәнче берничә мең еллар элек үк бил-геләп үтә торган булганнар.
Нәүрузда табынга бодай, кукуруз, тары, арпа, борчак һ.б. оннан пешерелгән түгәрәк табикмәк куелган. Шулай да бәйрәм күрке булып шыттырылган бодай үрентесе саналган. Үзбәк, таҗик, төрек һ.б. төрки халыкларда бүген дә бу күркәм йола сакланып калган. Бу көнне кошлар көне дә бәйрәм ителә. Шул уңайдан бүген районның балалар бакчаларында балаларда кошларга карата экологик белемле мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан кызыклы дәресләр узды. Сабыйлар кошларны сайраулары, яшәү рәвешләре буенча танырга өйрәнде, хәтер сәләтен үстерү уеннарында катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев