Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

21 март – Халыкара урман көне

БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан 2013 елда игълан ителгән Халыкара урманнар көне дөньяның күп илләрендә үткәрелә, үл үзенә максат итеп дөнья җәмәгатьчелегенең иминлеген тәэмин итү һәм планетабызны тотрыклы үстерү өчен барлык типтагы урманнарны әһәмиятенә игътибар юнәлтүне куя. Урманнар бигрәк тә туфракның ундырышын, суларны, биологик төрлелекне, атмосфе­раны саклау, климат үзгәрешләрен йомшарту өчен...

БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан 2013 елда игълан ителгән Халыкара урманнар көне дөньяның күп илләрендә үткәрелә, үл үзенә максат итеп дөнья җәмәгатьчелегенең иминлеген тәэмин итү һәм планетабызны тотрыклы үстерү өчен барлык типтагы урманнарны әһәмиятенә игътибар юнәлтүне куя. Урманнар бигрәк тә туфракның ундырышын, суларны, биологик төрлелекне, атмосфе­раны саклау, климат үзгәрешләрен йомшарту өчен әһәмиятле. Урманнарның бу функци­яләре дөнья халыкларының тормыш сыйфатына да турыдан-туры йогынты ясый. Һәр кешенең тормышы урманнарга бәйле булган Россия өчен Халыкара урманнар көне аеруча, традицион әһәмияткә ия. Бу көн кысаларында быел илебез территориясендә "Бөтенроссия урман белемнәре көне", ә Татарстанның күп кенә мәктәпләрендә Урман дәресләре үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев