Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2020 елның 1 сентябреннән башлангыч сыйныфлар укучылары бушлай кайнар ризык ашаячак

Мәктәпләре техник яктан әзер булган төбәкләрдә бушлай кайнар ризыклар 2020 елның 1 сентябреннән үк тәкъдим ителергә тиеш.

2020 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә башлангыч сыйныфларны кайнар ризык белән бушлай тәэмин итәчәкләр. Бу хакта еллык Юлламасында Владимир Путин әйтте. 
«Мәктәпләре техник яктан әзер булган төбәкләрдә бушлай кайнар ризыклар 2020 елның 1 сентябреннән үк тәкъдим ителергә тиеш. Ә калганнарның бу эшне көчәйтүләрен сорыйм. 2023 елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча кече яшьтәге укучылар бушлай, сыйфатлы, кайнар ризык белән тәэмин ителергә тиеш», — диде Президент. 
1 сентябрьдән Казан мәктәпләрендә ярымфабрикатлар аз булган яңа меню кертелде. Балалар һәм ата-аналар гозере буенча яңартылган менюга түбән бәяле — 45 сумлык кайнар ризык, шулай ук беренче яки икенче аш һәм камыр ризыгы өстәлде.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама