Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2020 елга Россиядә пенсия күләме 15,5 мең сумга кадәр артырга мөмкин

Россия Дәүләт Думасы 2018-2020 елларга Россия Пенсия фонды бюджет проектын беренче укылышта кабул итте.


(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ"). 2020 елга Россиядә пенсия күләме 15,5 меңгә кадәр артырга мөмкин. Бу хакта "Российская газета" Россия Пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздовка сылтама белән хәбәр итә.

Россия Дәүләт Думасы 2018 - 2020 елларга Россия Пенсия фонды бюджет проектын беренче укылышта кабул итте.

Документ нигезендә, киләсе елга еллык уртача пенсия 14329 сумны тәшкил итәчәк, 2020 елга пенсия түләүләре 15,5 меңгә кадәр артачак.

Киләсе елга Россия Пенсия фонды пенсия түләүләренә 7,15 трлнга кадәр, ягъни 279 млрд сумга артыграк акча тотачак. Моннан тыш, Россия Пенсия фондының социаль түләүләргә чыгымнары 11,8 млрд сумга, ягъни 981 млрд сумга кадәр артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев