Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2020 елда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүгә акча бүленәчәк

Россиядә сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел звеносын модернизацияләү программасына өстәмә рәвештә 550 млрд сум бүлеп биреләчәк.

Бу хакта Владимир Путин РФ Федераль Җыелышына еллык Юлламасында хәбәр итте.

1 июльдән сәламәтлек саклау өлкәсенең  беренчел звеносын модернизацияләү программасы эшли башлаячак.  

“Поликлиникаларны, хастаханәләрне, ашыгыч ярдәм станцияләрен ремонтларга һәм җиһазландырырга кирәк", — дип билгеләп үтте Президент. Ул шулай ук  программаны финанслауның 90% ын федераль ресурслар тәшкил итә, дип өстәде.

2020 елда илдә фельдшер-акушерлык пунктлары төзелеше төгәлләнәчәк. Әмма бу ФАПларга бәйле барлык проблемалар да хәл ителгән дигән сүз түгел.

 “ФАПларның төп эше белешмә һәм кешеләрне район үзәгенә озатуга юлламалар бирү генә түгел.  Урыннардагы белгечләрнең кешеләргә реаль ярдәм күрсәтү мөмкинлеге булырга тиеш", - дип ассызыклады Владимир Путин.

https://www.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X