Реклама
Яңалыклар
2020 елда Мөслимдә Бөтенрәсәй авыл Сабантуе узачак
Олылар өчен 5 меңнән артык тамашачы сыйдырырлык амфитеатр төзелә
2020 елда Мөслимдә XI Бөтенрәсәй авыл Сабантуе узачак. Россиякүләм бәйрәмгә әзерлек кысаларында “Кояшлы Ык” ял зонасында зур әзерлек эшләре бара. Җәяүлеләр юлы һәм велоюллар салынды. Олылар өчен 5 меңнән артык тамашачы сыйдырырлык амфитеатр төзелә башлады. Балалар амфитеатрында төрле уен аттракционнары урнаштырылачак. Амфитеатрдан ерак түгел ипподром эшләнә. Биредә машина кую урыннары, сәүдә өчен дә махсус урыннар булачак. Ат чабышлары һәм ярышларга килүчеләр өчен уңайлыклар тудырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев