Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2020 елда Казанда коронавирус аркасында аерылышулар саны кимеде

2020 елда Казанда коронавирус буенча чикләүләр аркасында аерылышу процессларының саны 18% ка кимегән. Бу хакта ГХАТ идарәсе җитәкчесе Римма Миңнуллина сөйләде.

"Узган ел аерылышу турында 3,9 мең акт теркәлгән, бу 2019 елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 18% ка кимрәк", — диде Миңнуллина.
Шул ук вакытта узган ел нәтиҗәләре буенча 8,3 мең никах теркәлгән. Узган елдагы кебек үк, 25 яшьтән алып 34 яшькә кадәрге ир-атлар һәм хатын-кызлар ЗАГСта ешрак үз мөнәсәбәтләрен теркәделәр.
"Соңгы 11 ел дәвамында Идел буе федераль округының миллионлы шәһәрләрендә никахлар һәм аерылышулар санын чагыштырып, Казан никахлашу статистикасының иң яхшы күрсәткечен саклап кала",-дип билгеләп үтте спикер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама