Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәниләр өчен театр күрсәтелде

Зифа Басыйрова исемендәге Район мәдәният йорты сәхнәсендә кышкы каникул  көннәрендә нәниләр өчен район яхшы балалар театр коллективлары  чыгыш ясады.

 7, 8 гыйнвар көннәрендә районкүләм балалар театр коллективлары арасында узган бәйгедә иң яхшылары дип табылган “Сәхнә” (Салавыз Мухан авылы), “Нур” (Иске Карамалы), “Шатлык” (Метрәй), “Бусинка” (Михайловка) һәм “Маҗара” (Яңа Усы) балалар театр коллективлары үз әсәрләрен нәни тамашачыга тәкъдим итте. Декорацияләрнең матурлыгы, актерларның костюмнары һәм рольләрне килештереп уйнаулары,  музыкаль бизәлеш композициянең тулылыгын тәэмин итте, тамашаның һәр минутыннан ләззәт алырга мөмкинлек бирде.

   Чыгыш ясаучыларның репертуар төрлелеге куандыра: татар, рус халык әкиятләре белән бер сәхнәдә заманча куелышлар – коллектив җитәкчеләренең эзләнүдә булуын, алга карап фикер йөртүен раслый.         

  Театр - бу  күңел халәте, хис-кичерешләр. Иң мөһиме – ул  әхлакый, мәдәни, физик  кыйммәтләр формалаштыра.  Сәхнәдә чыгыш ясаган балалар үзләрен  ышанычлырак хис итә. Алар өчен бу кызыклы да, горурлык та.  Конкурста иң яхшылар дип табылган алда санап үтелгән  коллективлар мәдәният бүлеге дипломнары һәм кинотеатрга сертификат белән бүләкләнде. Иң зур бүләк, әлбәттә тамашачыларның һәр спектакльне яратып каравы,  җылы алкышлары белән артистларга көч биреп торуы булгандыр. Яшь актерларга уңышлар һәм яңа иҗат үрләре теләп калабыз.

Эльвира Гәрәева

Район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X