Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2018 елның татар календаре тәкъдим ителәчәк

Яңа календарь Сабан туена багышланган, дип яза "Татар-информ".

26 июльдә «Штаб» креатив индустрияләр резеденциясендә 2018 елның татар календарен тәкъдим итәчәкләр. Ул Mardesign заманча татар дизайны студиясе тарафыннан эшләнгән һәм Сабан туена багышланган.

Бу − әлеге студиянең бишенче татарча календаре. Нәшер итүчеләр тәкъдим итү кичәсендә календарьне ничек эшләүләре, бу идеянең ничек тууы һәм проектның киләчәге турында сөйләячәк. Шулай ук татар дизайны, яңа идея һәм проектлар турында да сүз булачак. Кичәдә катнашучылар календарьне махсус бәягә сатып алу мөмкинлегенә ия булачак.

Кичәдә Mardesign заманча татар дизайны студиясен барлыкка китерүче Ләйсән һәм Айдар Мәрданшиннар, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, режиссер Илшат Рәхимбай катнашачак. Махсус кунак − Сәйдә Мөхәммәтҗанова. Керү ирекле. Башлана 18.00 сәгатьтә.

«Татарча календарь» беренче тапкыр 2014 елда Mardesign һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан чыгарылган иде. Беренче ике календарьдә нәшер итүчеләр милли рәссам һәм дизайнерларны берләштерүне максат итеп куйса, соңрак алар һәр басманы аерым темага багышлый башлады. 2016 елда - татар тәрәзәләре, 2017 календаре татар ашларына багышланды.

Mardesign - Мәскәүдә эшли торган заманча татар дизайны студиясе. 2007 елда эшчәнлеген башлаган студия башта «Татарлар. Милли культура» һәм «Петербург тарихы һәм мәдәниятендә татарлар» дигән мультимедия дисклары чыгарды. Шул вакыттан студия татар халкы мәдәниятен саклап калу һәм киләчәк буынга тапшыру юнәлешендә эшли. «Татар дизайны» дигән төшенчәне дә Mardesign студиясе кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев