Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2018 елның иң куркынычсыз автомобиль модельләре билгеле

Иң югары бәягә BMW 5-Series, Genesis G80, Toyota Camry лаек булган.

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). Insurance Institute for Highway Safety оешмасы экспертлары 2018 елгы иң куркынычсыз автомобильләр рейтингын төзегән.

Top Safety+ та иң яхшы бәяне 15 модель алган. Автомобильләр характеристикалары буенча билгеләнгән. Аерым алганда, машинаның фронталь һәм ян яктан бәрелеш булганда үз-үзен ничек тотышы исәпкә алынган. Кузов ныклыгы һәм куркынычсызлыгы, кәнәфиләр һәм баш асты куйгычлары тикшерелгән, шулай ук фаралар сыйфаты һәм комфортабельлелек, балаларны махсус утыргычларда транспортировкалау өйрәнелгән.

Иң югары бәягә BMW 5-Series, Genesis G80, Toyota Camry лаек булган. Немец седаны барлык пассажирларын һәм балаларны саклауда ышанычлы булып, "алтын" яулый. Genesis G80 "көмеш"кә каршы яктан бәрелүне кисәтү буенча бик әйбәт системасы һәм ныклы кузовы өчен ия була. Toyota Camry бронза призер - аңарда Toyota Safety Sense яңа куркынычсызлык системасы.

Краш-тест нәтиҗәләре буенча, куркынычсыз автомобильләр унлыгына Mercedes-Benz GLC, Mercedes-Benz E-Class, Subaru Impreza, Kia Soul, Kia Cerato һәм Hyundai Santa Fe Sport кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев