Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2018 елгы Дөнья чемпионатына Россиягә 1 миллионнан артык чит ил туристы килүе көтелә

Россия Туроператорлары ассоциациясе мәгълүматларына караганда, Латин Америкасы һәм Европа илләре туристлары зур кызыксыну белдерә.


(«Татар-информ»). 2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионаты матчларына Россиягә 1 миллионнан артык чит ил туристы килүе көтелә, дип хәбәр итте Россия Туроператорлары ассоциациясе башкаручы директоры Майя Ломидзе. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

"Без Дөнья чемпионатына карата чит ил җанатарлары тарафыннан зур кызыксыну барлыгын күрәбез. Аналитикларның сак фаразларына караганда, 2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионаты матчларына Россиягә 1 миллионнан артык чит ил туристы килергә мөмкин", - диде ул.

Бигрәк тә Латин Америкасы һәм Европа илләре туристлары зур кызыксыну белдерә, диде Ломидзе.

Исегезгә төшерәбез, чемпионат уеннары Казанда да уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев