Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2018 елда Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру көннәре расланды

Йомгаклау имтиханнары өч этапта уза - вакытыннан алда, төп һәм өстәмә вакытта үтәчәк.

( "Татар-информ"). 2018 елда Бердәм дәүләт имтиханы, Дәүләт чыгарылыш имтиханы һәм Төп дәүләт имтиханын уздыру көннәре расланды. Бу хакта Россия Мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Традицион йомгаклау имтиханнары өч этапта уза. Сынауны вакытыннан алда, төп һәм өстәмә вакытта (сентябрьдә) тапшырып булачак.

Вакытыннан алда уза торган Бердәм дәүләт итиханы киләсе елда 21 марттан - 11 апрельгә, төп имтихан 28 майдан - 2 июльгә, ә өстәмә булганы 4-15 сентябрьгә кадәр узачак.

9 нчы сыйныфлар өчен Төп дәүләт имтиханы шулай ук өч этапта - вакытыннан алда ( 20 апрельдән - 8 майга кадәр), төп (25 майдан - 29 июньгә кадәр) һәм өстәмә вакытта (4-22 сентябрьгә кадәр) узачак.

Шулай ук барлык предметлар буенча имтиханнарга өстәмә резерв көннәр каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X