Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«2017 елның иң яхшы комбайнчысы» бәйгесендә җиңүгә дәгъва итүчеләр билгеләнә башлады

Быелгы сезонда 200 иң яхшы комбайнчыга 100 мең сум күләмендә премия тапшырылачак. Татарстанда өч комбайнчы 3 мең тоннадан артык ашлый суктырган, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте. Шунысын да искәртик: республика районнарында алдынгы механизаторлар турында мәгълүматлар җыю дәвам итә. Быелгы сезонда 200 иң яхшы комбайнчыга...

Быелгы сезонда 200 иң яхшы комбайнчыга 100 мең сум күләмендә премия тапшырылачак. Татарстанда өч комбайнчы 3 мең тоннадан артык ашлый суктырган, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте. Шунысын да искәртик: республика районнарында алдынгы механизаторлар турында мәгълүматлар җыю дәвам итә. Быелгы сезонда 200 иң яхшы комбайнчыга 100 мең сум күләмендә премия тапшырылачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан шундый карар кабул ителде. «2017 елның иң яхшы комбайнчысы» бәйгесендә җиңүгә дәгъва кылучылар арасында өчәр мең тонна ашлык суктырган 3 механизатор бар. Алар - Нурлат районының «Сөләйманов А.И.» крестьян-фермер хуҗалыгыннан Владимир Никитин (23 көн эчендә «Нью Холланд 8080» комбайнында 3842 тонна ашлык суктырган), Сарман районының «Җәлил» агрофирмасыннан Руслан Кәлимуллин (25 көндә «Лексион 540» комбайнында 3335 тонна ашлык җыеп алган) һәм «ВЗП» җәмгыятенең Әлки филиалыннан Андрей Захаров (19 көн эчендә «Акрос 595» комбайнында 3084 тонна ашлык суктырган). Әлеге комбайнчылар өченче төркемдә рейтингның беренче өч баскычын били. Бәйге шартлары буенча, техника җитештерүчәнлегенә бәйле рәвештә төркемнәргә бүленгән. Шулай ук үзйөрешле чапкычларда эшләүче комбайнчыларны да төркемнәргә бүлергә карар кылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев