Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2017 елның беренче яртыеллыгында россиялеләр чит илдән 147 миллионнан артык посылка алган

Ил эчендә 38 миллионнан артык посылка юлланган. 2017 елның беренче яртыеллыгында россиялеләр илнең башка төбәкләреннән 38 миллионнан артык посылка алган. Ә чит илләрдән килгәннәренең саны 147 миллионнан артыграк, дип теркәлгән. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. "Российская газета", язганча, кайбер посылкалар адресатларына барып җитә алмый. Алар реклама игъланнары арасында югалып...

Ил эчендә 38 миллионнан артык посылка юлланган. 2017 елның беренче яртыеллыгында россиялеләр илнең башка төбәкләреннән 38 миллионнан артык посылка алган. Ә чит илләрдән килгәннәренең саны 147 миллионнан артыграк, дип теркәлгән. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. "Российская газета", язганча, кайбер посылкалар адресатларына барып җитә алмый. Алар реклама игъланнары арасында югалып кала. Иясенә тапшырылмаган посылкалар почта бүлекләрендә 30 көн саклана. Посылканы җибәрүче яки алырга тиешле кеше теләге белән бу вакытны озайтырга була. Теркәү номеры буенча посылканың юлның кайсы өлешендә булуын карарга мөмкин. Иң гадие - "Россия почтасы" сайтына яки аның мобиль кушымтасына кереп, трекинг-номерны кертү. Посылканы хәзер белдерү кәгазеннән (уведомление) башка да алырга була. Моның өчен аның номерын белү һәм паспорт күрсәтү сорала. Почтада вакытыннан озаграк саклаган посылка өчен өстәмә түләү алырга да мөмкинннәр. Посылка буенча сорауларны бушлай һәм тәүлек буе эшли торган элемтә үзәгенең 8-800-2005-888 телефон номеры бирергә була. Россия эчендә җибәрелгән посылкалар иясенә бер атна эчендә килеп җитә ала. Әмма моның өчен "Беренче сыйныфлы" хезмәт өчен өстәмә акча түләргә кирәк. Ул самолет белән китерелгәнгә күрә кыйбатрак .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X