Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2017 елның беренче яртыеллыгына матбугатка язылу 2016 ел дәрәҗәсендә диярлек - А.Кузьмин

2017 елның 1 яртыеллыгына "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте басмаларына язылу буенча гомуми тираж ("Татарстан почтасы" + альтернатив подписка) 257 мең 719 данә тәшкил итә. Бу 2016 елның беренче яртыеллыгына карата 93,2 процент. Бу хакта кичә "Татар-информ" агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин белдерде, дип яза "Татар-информ"...

2017 елның 1 яртыеллыгына "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте басмаларына язылу буенча гомуми тираж ("Татарстан почтасы" + альтернатив подписка) 257 мең 719 данә тәшкил итә. Бу 2016 елның беренче яртыеллыгына карата 93,2 процент. Бу хакта кичә "Татар-информ" агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин белдерде, дип яза "Татар-информ" хәбәрчеләре. "2016 ел икътисади яктан авыр булгач, без нәтиҗә начаррак булыр дип уйлаган идек, шулай да алдагы елгы күрсәткечне саклап кала алдык дияргә була", - ди Андрей Кузьмин. Аның әйтүенчә, район һәм шәһәр газеталарына язылу күләме - 174 мең 459 данә. Республика газеталарына язылу тиражы 33 мең 786 данә. Журналларга язылу- 49 мең 474 данә. Язылу кампаниясе лидерлары арасында - "Нижнекамское время" (үсеш - 19,4 процент), "Әлмәт таңнары" (үсеш - 8,5 процент), "Высокогорские вести" (үсеш - 6,4 процент), республика газеталары - "Мәдәни җомга" (үсеш - 3,2 процент), "Шәһри Казан" (үсеш - 2,9 процент), "Сувар" (үсеш - 2,7 процент). Журналларга килгәндә, "Безнең мирас", "Сәхнә", "Сабантуй" журналлары үсешкә ирешкән. "Казан медицина журналы" тиражы 2016 елның 1 яртыеллыгы дәрәҗәсендә калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев