Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2017 елда Россиядә уратача гомер озынлыгы ярты елга арткан

Ольга Голодец белдерүенчә, уртача гомер озынлыгының артуы үлемнәр саны кимү белән бәйле. Россиядә агымдагы елда, беренче ярты ел йомгаклары буенча, уртача гомер озынлыгы 72,4 яшьне тәшкил иткән, дип белдерде вице-премьер Ольга Голодец. Бу хакта "Интерфакс" яза.

"Россиядә уртача гомер озынлыгы беренче тапкыр 72 яшьтән узды. Росстат бәяләвенчә, ул хәзер 72,4 яшьне тәшкил итә", - диде Голодец журналистларга дүшәмбе көнне. Аның сүзләренчә, шул рәвешле, узган ел белән чагыштырганда, Россиядә уртача гомер озынлыгы ярты елга арткан. Вице-премьер ассызыклавынча, уртача гомер озынлыгының артуы үлүчеләр саны кимүе белән бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев