Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2017 ел хаҗы гадәттән тыш хәлләрсез узган

160тан артык илдән килгән мөселманнар Мәккәдә барлык тиешле йолаларны үтәгәннән соң дүшәмбе көнне туган якларына кайта башлады, дип яза "Татар-ифнорм".

160тан артык илдән килгән мөселманнар Согуд Гәрабстанында - Мәккәдә барлык тиешле йолаларны үтәгәннән соң дүшәмбе көнне туган якларына кайта башлады. Быел хаҗ гадәттән тыш хәлләрсез узды, бу Согуд Гәрабстаны хакимияте өчен горурлык, димәк, аларның ике миллион кеше белән идарә итү буенча планы үз нәтиҗәсен күрсәткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә

Хаҗның куркынычсызлык хезмәте башлыгы Халид әл-Харби белдерүенчә, 2017 елның хаҗы вакытында этеш-төртеш очрагы теркәлмәгән. "Тәүлек буе 500 камера күзәтеп тора, алар мониторинг үзәгенә шунда ук сигнал җибәрә", - дигән ул җирле массакүләм мәгълүмат чараларына.

Мондый саклык чарасы 2015 һәм 1990 елларда килеп чыккан фаҗиганы кабатлануын китереп чыгармау белән бәйле, ул вакытта этеш-төртештә 800 (рәсми булмаганы - 2,2 меңнән артык кеше) һәм 1,4 меңнән артык кеше һаләк булган иде.

Җирле хакамият шимбә көнне хаҗ гадәттән тыш хәлләрсез узды дип белдергән, хроник авырулардан бик олы яшьтәге хаҗиларның үлү очраклары гына теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X