Мослим

2016 – Россия киносы елы

Әйдә барыйк, кино карыйк...

Белүебезчә, Росси Президенты Указы нигезендә 2016 ел Россия киносы елы дип игълан ителде. 2009 елдан башлап, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү максатында, һәр ел әнә шулай аерым өлкәгә багышлана. Шулай итеп, быел Россия киноматографиясенә кагылышлы чаралар өстенлек итәчәк.

Ни өчен нәкъ менә 2016 ел Кино елы дигән урынлы сорау да туар. Быел Россиядә беренче кино күрсәтелүгә - 120 ел, "Союзмультфильм" оешуга исә 80 ел тула. Инде дә килеп, дәүләт ярдәме белән төшерелгән һәм һәрберсенең бюджеты 500 млн сумнан артыклык булган дистәләгән масштаблы кинопроектны күрсәтү дә бу елга планлаштырылган. Өстәвенә М. Горький исемендәге Киностудияне үзгәртеп кору да быел төгәлләнәчәк, "Мосфильм" киноконцернында күпфункцияле мәдәни үзәк төзү, "Союзмультфильм" ны һәм Кино музеен үз биналарына күчерү дә планлаштырыла.

Кино елы уңаеннан РФ Министрлар кабинеты эшләгән төп чаралар планында билгеләнгәнчә, ел кысаларында Россиянең төрле регионнарында, бигрәктә халкы 100 меңнән ким булган кече шәһәрләрдә, кино күрсәтү сиситемасын үстерү күздә тотыла. Кинотеатрлар ел дәвамында, экран вакытының 20 процентыннан да ким булмаган күләмдә, үзебезнең фильмнарны күрсәтергә тиешләр. РФ Мәдәният министерлыгы, Кино фонды һәм "Киноальянс" россия киносын пропагандалауны күздә тоткан килешүгә кул куйган. Хәзер кинотеатрларда һәр сеанс алдыннан россия киноларын пропагандалаучы социаль роликлар күрсәтеләчәк. Кино елында милли фильмнар чыгруны арттыру, илнең әйдәүче киностудияләрен модернизацияләү, россия фильмнарын чит илләргә чыгару, гомумән, халыкара аренада россия киноматографиясенең тоткан урынын ныгыту максаты куела.

Белгечләр Кино елында профессиональ берлекләрнең тәкъдим-үтенечләренә югары инстанцияләрдә колак салырлыр, дип өметләнә. Ә аларны борчыган проблемалар шактый. Әйтик, кинематографик держава булып та, илдә эшләнгән фильмнар ЮНЕСКО ның "Память мира" программасына кертелмәгән. Бүгенге көндә анда 49 илдән 800 ләп картина исәпләнә. Әлеге исемлеккә керү нәрсә бирә соң, дисәгез, беренче чиратта копияләрн сыйфатлы хәлдә саклау гарантиясе барлыкка килә. Икенчедән, әлеге фильмнарны бөтен дөнья күләмендә карый алачаклар. Ил тарихчылары, кино өлкәсендәге теоретиклар һәм практиклар ЮНЕСКО программасына кертерлек дип исәпләгән 15 шедеврдан торган исемлек тә төзелгән, югыйсә.

Аерым елны багышлау тармакка булган финанс чыгымнарын да арттырганмы соң? Кино җитештерүгә узган елгы дәрәҗәдә, ягъни 6 млрд сумга якын акча бүленгән. Экономик кризиска бәйле бюджетның шактый өлешләре кыскартылган бүгенге көндә тармак чыгымнарын финанслауны киметмәү уңай күренеш, әлбәттә. Моңа өстәп кече һәм урта шәһәрләрне кинофикацияләү өчен өстәмә рәвештә 1,5 млрд сум акча да биреләчәк. Рәсми мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә заманча кинотеатры булмаган 660 ка якын кече һәм урта шәһәр исәпләнә икән. Регионнарда яңа кинотеатрлар ачарга теләүчеләргә хөкүмәттән ярдәм алу мөмкинлеге бар. Әмма бер шарт белән: 2018 ел ахырына кадәр әлеге залларда россия фильмнары сеансларның 50 процентын алып торырга тиеш. Әлегә бу сан - 19-20 % тирәсе. Ведомство җитәкчеләре авыл клубларын һәм мәдәният йортларын да кино күрсәтүгә көйләргә планлаштыра.

Әйе, кино елы кысаларында үткәреләчәк чаралар һәм башкарылачак эшләр киңкырлы һәм шактый масштаблы. Ләкин үзәктән читтә яшәүче гади халык аларны күрерме? Туксанынчы елларда бушап калган кино залларына халыкны кире тартып булырмы? Диванга кырын ятып, тәрбияви ягы чамалы булган бер мәгънәсез сериаллар, боевиклар карарга күптән күнегеп беттек бит. Өй түренә менеп кунаклаган телевизор, компьютерлардан арына алырбызмы? Бөтен җирдә бәяләр бәйдән ычкынганда, тармакның рентабельлелеген арттыру сылтавы белән кино билетларының хакын тагын да күтәреп куюлары бар бит әле. Рухи азык өчен сала халкының акчасы калырмы? Боларын вакыт күрсәтер.

...Кино елының ике ае үтеп тә китте.

Әлфинур Ногманова.

Язма интернет челтәре мәгълүматларына таянып әзерләнде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
  • Автоледи конкурсы
  • ВДВ десантчылар бәйрәме
  • Велойөреш
  • Нәниләр чемпионаты
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: