Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2016 елда пенсия индексациясе 7 процент тәшкил итә - ММЧ

2016 елда пенсия индексациясе 7 процент тәшкил итәчәк. Бу карар Россия Хөкүмәте министрларының Президент катнашындагы киңәшмәсендә кабул ителде, дип яза «Ведомости» үз чыганакларына сылтама белән. Бу 2015 елга фаразланган инфляция дәрәҗәсеннән 5 процентка диярлек түбән. Киләсе елда пенсияләрне индексацияләү карарына килгәндә, Финанслар министрлыгы 2016 елга федераль бюджет проектын төзегәндә Россиядә...

2016 елда пенсия индексациясе 7 процент тәшкил итәчәк. Бу карар Россия Хөкүмәте министрларының Президент катнашындагы киңәшмәсендә кабул ителде, дип яза «Ведомости» үз чыганакларына сылтама белән. Бу 2015 елга фаразланган инфляция дәрәҗәсеннән 5 процентка диярлек түбән.

Киләсе елда пенсияләрне индексацияләү карарына килгәндә, Финанслар министрлыгы 2016 елга федераль бюджет проектын төзегәндә Россиядә пенсияне 5,5 процентка арттырырга тәкъдим иткән иде, ә вице-премьер Ольга Голодец пенсияне 11,9 процентка арттыруны таләп итте.

Гамәлдәге закон буенча пенсия индексациясе алдагы ел инфляциясе дәрәҗәсендә үткәрелергә тиеш. Шулай итеп, 2015 елда пенсияләр 11,4 процентка артты.

Финанслар министрлыгы исәпләүләре буенча, пенсия индексациясе тәртибен саклау 2016 елда 850 миллиард сум күләмендә бюджеттан өстәмә чыгымнар сорый. Шулай да киләсе елга бюджет проекты нефтькә уртача еллык бәясеннән барреле 60 доллар күләмендә төзелгән, әмма белгечләр фаразлар чынлыкка туры килми дип саныйлар. "Bloomberg" билгеләп үткәнчә, 2016 елга кадәр нефть сату килешүләре буенча хәзер аның баррелен 50-55 долларга саталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев