Реклама
2014 ел районыбыз тарихына зур төзелешләр елы дип кереп калыр, мөгаен. Ел әйләнәсе җирлегебездә киң колач белән реконтсрукция, төзелеш эшләре алып барылды. Менә алар 2014 ел мизгелләре.
* Мөслимнең Кооператив, Гагарин, Банк урамнарында тротуарлар ясалды, Пушкин урамы үзәге брусчатка белән түшәлде.
* Күпкатлы йорт ишегалларында балалар мәйданчыклары, машина кую урыннары эшләнде.
* Капиталь ремонт программасы кысаларында Вахитов ур., 9 Колхоз ур, 20 һәм 20а, Кооператив ур., 152а йортларында ремонт эшләре башкарылды.
* "Тузган торак" программасы кысаларында Иске Карамалы авылындагы күпкатлы йорт статусындагы ике йорттан һәм Мәлләтамак авылындагы шундый ук авария хәлендәге бер йорттан барлыгы 64 гаиләгә, мөслимнен 4 барагыннан 12 гаиләгә акчалата компенсацияләр бирелде.
* "Уңайлы мохит" программасы барышында "Маяк" халыкка социаль хезмәт күрсәтә үзәге, районның пенсия фонды, Яңа Усы, Әмәкәй авылы мәдәният йортларында, Мөслим урта мәктәбендә сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен уңайлыклар тудырылды.
* Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсендә капиталь ремонт бара.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз