Реклама
Илдә спиртлы эчемлекләргә бәяләр арту сәбәпле, Казахстан аракысы Татарстанга актив рәвештә керә башлады. 2014 елда район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, "Газель" машинасын тоткарлап, Казахстанда эшләнгән 1200 шешә - 600 литр алкоголь продукциясен алды.
Быел полиция хезмәткәрләре рейд барышында тагын 23 данә шундый аракы табып алды. Белгечләр фикеренчә, спиртлы эчемлекләр ясау өчен, әлеге республикада бөртекле культуралар түгел, ә Кытай һәм Әзербайҗаннан төрле юллар белән керүче техник спирт кулланыла. Бу исә кеше сәламәтлеге өчен аеруча куркыныч.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз