Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2014 ел мизгелләре: район мәгариф идарәсе

2014 нче елда мәктәпләр ремонтлауга республика бюджетыннан 31,9 млн. сум акча бүленде. Республика программасы нигезендә Тат. Бүләр, Түбән Табын мәктәпләренә капиталь ремонт үткәрелде.

Мөслим урта мәктәбе бинасы яңача технологияләр нигезендә керамогранит белән тышланды, отмосткалар ясалды. Мөслим лицеенда, фасад эшләү, отмостка, брусчатка җәю, бәдрәфләр ясау буенча күләмле эшләр башкарылды. Республика программасы нигезендә Михайловка урта мәктәбенең спорт залында капиталь ремонт эшләре бара.

Грантлы бәйгеләрдә актив катнашып, биш мәктәп, мәктәптән тыш эшләр үзәге республика грантларына ия булдылар.

"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика конкурсында Мөслимнең "Кояшкай" балалар бакчасы 1 млн. сумлык грант отты.

Ел дәвамында сәләтле балалар республика фән бәйгеләрендә 15 призлы урын яулады.

Район үзәгендә 140 урынлык яңа балалар бакчасына нигез салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев