Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1961 елгы Тат. Бүләр авылы кешесе машинасы белән кюветка очкан

5-11 июнь көннәрендә Мөслимдә Алты юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, икесендә зыян күрүчеләр бар.

2017 нче елның 11 июнендә Иске Сәет авыл янында 1961 елгы Тат. Бүләр авылы кешесе исерек хәлдә рульгә утыра һәм үзенең 1990 елгы улы белән Сикиягә туганнарына китә. Әмма очрашу насыйп булмый, чөнки машина кюветка каплана. Хәзер туганнары аның хәлен белергә хастаханәгә йөри. Административ эш кузгатылып, бу кешегә ким дигәндә 3 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калу, 30 мең сум күләмендә штраф һәм дәвамлы дәвалау яный. Травмалар алган улы, әтисенең хатасынннна сабак алыр һәм беркайчан да исерек көе руль артына утырмас, дип ышанасы килә.

2017 нче елның 11 июнендә Минзәлә районына кунакка кайткан ике яшь кыз велосипедта йөрергә чыга. Әмма, күрәсең, юл хәрәкәте кагыйдәләре алар өчен язылмаган. Кызлар машиналарга уңай як юлдан парлашып җилдерәләр. Бер машина шоферы кызларны узып китәргә тели, әмма кызларның берсе, кинәт борылыш ясап, аның машинасы өстенә килеп менә. Нәтиҗәдә 2000 елгы кыз баланың тәне бик нык сыдырыла, велосипедына һәм теге машинага зыян килә. Хәзер ул велосипедта автотранспортка каршы яктан, юл читеннән бер метрдан артмаган арада һәм берәмләп кенә йөрергә кирәклеген яхшы белә, дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев