Мөслим-информ

19 май – пионериягә 100 ел!

1922 нче елның 19 нчы мае – пионер оешмаларының туган көне.

19 май – пионериягә 100 ел!

1955 еллар пионеры сүз ала.

Истәлекле яшьлек елларым.

Советлар Союзы вакытында Совет яшьләренең һәрберсе өчен кадерле булган октябрят, пионер, комсомол оешмалары эшләп килде. Без – ветераннар хәзер дә ул елларны сагынып искә алабыз. Бәләкәй чакларыбызда бу оешмаларга керү зур бәхет санала иде. Без  - сугыштан соң туган балалар. Шул оешмаларда тәрбияләнеп үстек.

1922 нче елның 19 нчы мае – пионер оешмаларының туган көне. Иң беренче Бөек Октябрь социалистик революциясенең җиңүе хөрмәтенә, Октябрь бәйрәме алдыннан 1 нче класс укучыларын октябрятка кабул итәләр иде. Ул чакларда октябрятның значоклары юк. Бөгәрләнмәслек каты картоннарга йолдызчыклар кисеп. Аны кызыл материал белән тышлап, күкрәкләребезгә тагып йөрдек. Соңрак В.И. Ленинның дүрт яшьлек чагындагы рәсеме төшерелгән тимер значоклар чыгарылды, барыбыз да шуны күкрәкләребезгә тагып йөрдек.

Пионерга керү В.И. Ленин туган көндә – 22 апрельдә бөтен мәктәп коллективы каршында тантаналы төстә үтә иде. Беренче мәртәбә пионерия символы булган өчпочмаклы кызыл галстук безнең өчен бик кадерле иде. Ул көнне мәктәптән кайтканда, изүләребезне ачып, муеннарыбыздагы кызыл галстукны җилфердәтеп, сөенеп, зур горурлык белән өебезгә кайтканым хәтеремдә уелып калган. Пионерга кергән көнне башланган бәйрәм гаиләбезгә дә зур бәйрәм булып дәвам итә. Мәктәптән кайтуга әткәй белән әнкәй мине котлыйлар, тәмле таба ризыклары пешереп каршы алалар.

Галстукның өч почмаклы октябрят, пионер, комсомолның дуслыгын чагылдыра.

Шул еллардан безнең өчен актив пионер тормышы башлана, ул бик тә җанлы һәм кызыклы иде: сборлар үткәрәбез, стена газеталары чыгарабыз, пионер, комсомол җырларын өйрәнәбез, концертлар куябыз. Без – пионерлар күп кенә эшләрдә башлап йөрибез. Үзебезнең урамда яшәүче, сугыш чорында укый-яза белми калган апа-абыйларны бүлеп бирделәр безгә. Дәресләрдән соң, атнага ике-өч тапкыр өйләренә барып укырга-язарга өйрәттек. Урамыбыздагы миңа беркетелгән Мәһри исемле апа хәтәр яхшы гына укырга өйрәнде, миңа рәхмәтләр укый иде.

Мин 1953 нче елда чыгарылган Әлифба китабын кулландым, шуның буенча укырга өйрәтү җайлырак иде. Әлбәттә, аларның да теләге зур , тырышалар иде. Җәмгыятькә файдалы эшләрдә дә катнаштык: күп итеп макулатура, тимер-томыр, сөяк, иске чүпрәк җыеп тапшырдык, төрле өмәләрдә катнаштык: колхоз өчен утын көле, кош тизәге, күмер җыйдык. Җәйге каникулларда бәрәңге басуына чүп утарга йөрдек. Көзен чөгендер, бәрәңге алуда булыштык, ике метр озынлыкта үскән кукурузларны балта белән кисәргә йөрдек. Басуга барганда-кайтканда, колоннага тезелеп, быргы кычкыртып, барабаннар тагып, җырлар җырлап йөргәннәр әле дә исемдә. Бик яратып җырлый торган җырларның бер куплеты әле дә колагымда яңгырый кебек тоела:

“Без туганбыз октябрьдә,

Бер - октябрь баласы.

Октябрьдә туганнарның

Ленин була бабасы”.

Яхшы укырга, дус-тату булырга, хезмәт сөяргә өйрәттеләр безне. Әнә шулай хезмәттә чыныгып, эшләп үстек без.

Ялларны да күңелле үткәрә идек. Иң кызыгы, нык истә калганы – Карга боткасы бәйрәме. Ул беренче майда үткәрелә иде. Яз көне һәр урамда яшәүче бала, бергә җыелып, карга боткасы бәйрәменә бара идек. Балаларны бәйрәмгә бер олы кеше алып бала. Безне Мөтәш әби алып бара. Ул – хуҗа, оештыручы да шул. (Аны авыл халкы шулай кушаматы белән генә атап йөртә иде. Зурайгач кына аның Бану исемле икәнен белдек). Без Аклан аланына барабыз. Анда шундый рәхәт! Алып барган төрле ярмаларны бергә кушып ботка пешерәбез, ул күп була, утырып ашыйбыз, өйдән алып килгән тәм-томнарыбыз белән чәй эчәбез. Төрле татар халкының уеннарын уйныйбыз: “Ал да кирәк, гөл дә кирәк”, “Паровоз”, “Чума үрдәк, чума каз” һ.б. Көн кичкә авыша. Күчтәнәч – боткаларыбызны кошларга да яшел чирәмгә салып калдырабыз, әти-әниләребезгә дә алып кайтабыз. Мөтәш әби, әйберләребезне җыеп бетергәч, безне тезеп бастыра, саный, аннары гына кузгалабыз. Исән-сау өйләребезгә кайтып җитәбез. Күңелле иде ул чаклар!

Ветеран әби-бабайларга да шефлык итә идек: су китерәбез, кыш көне миченә ягабыз, кар көрибез.

Чынлап та, бер – пионерлар бик дус балалар идек. Эшләрне дә бергә эшләдек, бергә ялларыбызны оештырдык, бергә эшләгәч, күңелле дә була иде. Мәктәптә ул елларда тәртип бозучылар да булмады диярлек. Чөнки андый балаларны дружина утырышында тикшерәләр иде. Берәүнең дә дружинаны артка сөйрисе килми.

***

Бик еш кына минем оныкларым пионерлар турында сорыйлар: “Кем соң ул пионер, нинди эшләр башкаралар, кемнәр пионер була ала?” Мин алар белән күңелле әңгәмә үткәрәм. Пионер – ул беренче, барлык эшләрдә дә беренче булып башлап йөрүче, ул туган илен яратучы, яхшы укый. Үрнәк тәртипле, кыю. Пионер законнарын өйрәнеп, пионер сафларына кергәнсең икән, инде син үзең өчен генә түгел, барлык иптәшләрең, туган илең өчен, өлкәннәр өчен дә үрнәк булып, ярдәмләшеп яшәргә тиешсең. Чынла та, пионерлар – дус-тату, һәркайда һәр эштә башлап йөрүчеләр. Шулай дип аңлатам оныкларыма. Аннан соң әле һәр классның үз отряды була. Ул отрядлар звеноларга бүленә. Һәр отрядның исеме, девизы була, отрядларны мәктәпнең дружинасы берләштерә. Мәктәптә үткәрелгән бөтен чараларның үзәгендә пионерлар иң беренче булып оештыручы, башлап йөрүчеләр була.

Пионер сафларыннан соң комсомолга кердем. Шул оешмаларда тәрбияләнеп үстем. Алар безне чын кеше итеп, олы хезмәт юлына чыгардылар.

Мин үзем дә 1968-1972 елларда Мөслим урта мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшләдем. Ул елларда мин үзем дә әле комсомол идем.

Пионер эшен җанлы, кызыклы һәм файдалы итеп оештырырга тырыштым. Ул елларда республикабызның 1400 дружинасы, шул исәптән безнең Мөслим мәктәбенең Мөслим Муса Җәлил исемендәге пионерлар дружинасы да, алгы сафтагы (правофланговый) дружина дигән мактаулы исемне йөртте. Димәк, безнең чор пионерлары белемгә омтылып, бер-берсенә ярдәм итеп үстеләр. Без дә ул елларда тәрбияле, яхшы күңелле, югары әхлаклы, кешелекле яшьләр үстерүне максат итеп эшләдек. Алар арасында иң актив пионерлар бар иде: Вәлиева Индира, Шәхелисламова Зөлфия, апалы-сеңелле Ләйлә һәм Наилә Әхмәтовалар шундыйлардан иде. Иң актив булган Гыйниятуллина Илсөяр Бөтенсоюз пионер лагере “Артек”ка юллама белән бүләкләнде һәм анда ял итеп кайтты.

Районкүләм бөтен мәктәпләр катнашында үткәрелгән “Аҗаган” (“Зарница”) уеннары гөрләп уза иде. Ел саен аның җитәкчесе мәктәбебезнең тәҗрибәле укытучысы – физругы Альберт Иванов була иде. Ул бу уенны, укучыларны ышандырырлык итеп, бик оста оештыра. Балалар бик канәгать калалар иде.

Мин пионервожатый булып эшләгән чорларда, район Пионерлар йорты директоры Нәкыя Исрафилова иде. Ул – оста оештыручы, безнең остазыбыз булды, безне пионер, комсомол эшенә өйрәтте.

Пионериянең 50 еллыгына Мөслим мәктәбе пионерлар тарихын яздым. 1973 елда ВЛКСМ Үзәк комитетының “Лучшему пионерсому вожатому” дигән күкрәк билгесе белән бүләкләндем. 2001 елдан Мөслим районы варислар берлегенең почетлы пионеры булып торам. (Шәрәфле варис).

Үзем эшләп лаеклы ялга чыккан укытучы һәм пионер ветераны да буларак, лицей варислары белән очрашып торам. Мөслим лицееның варислар берлеге, Рәсәй балалар хәрәкәте активистлары белән эшләүче тәҗрибәле педагог-оештыручы (пионервожатый, шул эштә генә 21 ел эш стажы булган) Гүзәл Вәгыйзова белән һәрдаим элемтәдә торабыз. Лицейкүләм оештырылган чараларга мине дә чакыралар. Мин инде ул очрашуларга бик теләп барам. Варисларның эшләре, ирешелгән уңышлары белән һәрвакыт танышып торам, алар өчен шатланам, горурлык хисләре кичерәм. Кирәк икән, үз тәҗрибәмнән чыгып киңәшләр бирәм. Тимурчылык эшен Гүзәл бик оста оештырган. Һәр класска ветераннар бүлеп бирелгән. Бу эш мактауга лаек. Класс җитәкчеләре белән бергә һәр класс ветераннарга барып булышып кайта.

Киләчәктә дә балаларыбызның туган илләрен, туган телләрен яратучы, һәр җирдә үрнәк, тәрбияле, намуслы кешеләр булып җитешүләрен телим.

Үзем пионер вожатыйларны, матур эшләребезне, балачак һәм яшьлек еллары хатирәләрен сагынып искә алам. Алар иң күңелле, мәңге җуелмас мизгелләр булып, әле дә минем күңелем түрендә якты истәлек булып саклана.

Фәнисә Гыйльметдинова, укытучы һәм пионер ветераны.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: