Мөслим-информ

19 гыйнвар – Качману бәйрәме

Православие динен тотучылар өчен гыйнвар ае бәйрәмнәргә аеруча бай. Шулар арасында 19 гыйнварда бәйрәм ителүче Качману да (Крещение) бар.

Традиция буенча бәйрәмгә каршы кичтә һәм бәйрәм көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла. Бәйрәм көнендә чиркәүдән изгеләндереп алып кайткан су сихри көчкә ия, дип санала. Бу хакта изге Иоанн Златоуст IV гасырда ук болай дип язып калдырган ди: “Христос чумылган һәм суны аруландырган, шуңа күрә Качману бәйрәмендә кешеләр төн уртасында изге суны өйләренә алып кайтып, ел буе саклыйлар. Су вакыт узу белән хәтта ике-өч ел торса да бозылмый”. Чиркәү дә, халык та бу суны изге дип саный һәм аны изге әйбер буларак ач килеш кулланырга тырышалар. Бу изге суны Чиркәү-храмнарны һәм йорт-җирләрне аруландырганда, явыз көчләрне куганда, сырхауларны савыктырганда куллана. Элекке вакытларда Иисус Христос чумдырылган көнне руханилар изге су һәм Кач белән прихожаннарының өйләрен аруландырып йөргәннәр.

Качмануда бәкегә төшеп су коенсаң, бик күп гөнаһлардан арынасың, күңелең чистарына, бик күп төрле чирләрдән дәва аласың, дигән ышану яши. Иордан суында коену чиркәү кануннары таләп иткән мәҗбүри гамәл түгел, ул – гореф-гадәт. Изгеләндерелгән су белән юыну да җитә, бәкегә тәвәккәлләр генә керә. Иорданда су коену – күңелдән дога кылып, өч тапкыр суга чумып алудан гыйбарәт. Крещение бәкесендә православие динен тотмаганнарга да коенырга рөхсәт ителә. Әлбәттә, салкын суга керү өчен тәвәккәллек кенә түгел, сәламәтлекнең нык булуы да кирәк.
Белеп тор
ыгыз!

Табиблар суга чумуны кискен һәм хроник (көчәйгән чорында) чирләр – тамак-борын ялкынсынуы, йөрәк-кан тамырлары, үзәк нерв системасы, шикәр, күз, сулыш органнары, ашказаны, тире авырулары булган кешеләргә керергә ярамавын искәртә:

- суга чуму бары тик махсус җиһазландырып ясалган бәкеләрдә һәм янәшәдә коткаручылар булган очракта гына рөхсәт ителә;

- бәкегә чумганчы бераз йөгереп, сикергәләп алып тәнне җылытырга кирәк;

- баш мие тамырларының рефлектор кысылуын булдырмас өчен суга баш белән чумып түгел, ә муенга кадәр генә керү зарур;

- су эчендә 1 минуттан артык торырга ярамый;

- суга чумып чыкканнан соң, сөлге белән тән кызарганчы сөртенергә һәм тиз арада коры кием кияргә кирәк;

- җиләк-җимешләр салып ясалган кайнар чәй эчү иммун системасын ныгытуда ярдәм итәчәк.

Крещение бәйрәмендә бәкегә чумарга ниятләгән кешеләр, гомумән, бу көнгә бер ай алдан әзерләнә башларга тиеш, ди табиблар. Организмны күнектерү өчен баштарак салкын юеш сөлге белән сөртенергә, бераздан өскә су коеп тәнне чыныктырырга була. Бәкегә күп ашап та, ач килеш тә чумарга киңәш ителми. Шулай ук суга кергәнче, аннан соң да исерткеч эчемлекләр эчү катгый тыела.

Фото - Pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: