Реклама
19-21 майда Казанда VIII Халыкара икътисадый саммит узды. Быел ул катнашучылар саны буенча иң зурысы. Җыенга дөньяның 40 иленнән һәм Россиянең 20 төбәгеннән 1 мең 200дән артык кеше килгән. "Kazansummit" төрле илләрдән җыелган дәүләт эшлеклеләре, галимнәр, белгечләр, бизнес вәкилләренең Россия белән ислам дөньясы арасындагы элемтәләрне ныгыту, эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруда фикер...
19-21 майда Казанда VIII Халыкара икътисадый саммит узды. Быел ул катнашучылар саны буенча иң зурысы. Җыенга дөньяның 40 иленнән һәм Россиянең 20 төбәгеннән 1 мең 200дән артык кеше килгән. "Kazansummit" төрле илләрдән җыелган дәүләт эшлеклеләре, галимнәр, белгечләр, бизнес вәкилләренең Россия белән ислам дөньясы арасындагы элемтәләрне ныгыту, эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруда фикер һәм тәҗрибә уртаклашу, аерым инвестиция проектлары буенча килешүгә ирешү юнәлешендәге тырышлыгын берләштерүче мәйдан булды.
"Kazansummit" та Мөслимнән район башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендә делегациядә катнашты. Делегация "Мөслим продукт" проекты кысаларында корт, чәк-чәк, какланган һәм тозланган каз ите, чәй, бармак, мөслим ипие хәләл продукциясен чит ил кунакларына тәкъдим итте
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз