Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

18 яше тулмаганнар ничек эшкә урнаша ала?

18 яшькә кадәрге затларны эшкә урнаштыру РФ Хезмәт кодексына, башка федераль законнарга, коллектив килешүләренә нигезләнеп башкарыла. 18 яшькә кадәр затларны эшкә алуда чикләүләр производство факторларының яшүсмерләрнең организмына, әхлак һәм психикасына тискәре йогынтысыннан азат итүгә юнәлтелгән. Яшүсмерләр хезмәт эшчәнлеген 16 яшьтә башларга мөмкин. Кайбер очракларда хезмәт бирүче эшкә яшьрәк кешеләрне кабул...

18 яшькә кадәрге затларны эшкә урнаштыру РФ Хезмәт кодексына, башка федераль законнарга, коллектив килешүләренә нигезләнеп башкарыла. 18 яшькә кадәр затларны эшкә алуда чикләүләр производство факторларының яшүсмерләрнең организмына, әхлак һәм психикасына тискәре йогынтысыннан азат итүгә юнәлтелгән. Яшүсмерләр хезмәт эшчәнлеген 16 яшьтә башларга мөмкин. Кайбер очракларда хезмәт бирүче эшкә яшьрәк кешеләрне кабул итә ала. Претендентның төп гомуми белеме булса яки ул уку йортыннан китсә, 15 яшьтән дә хезмәт килешүенә кул куярга була. Җиңел эшләргә 14 яшьлек укучыларны җәлеп итү өчен, баланың әтисе яки әнисе, опека һәм попечительлек бүлегенең ризалыгы кирәк. Һәм, уку процессына хилафлык китермичә, укудан буш вакытта гына эшләү мөмкинлеге тудырылырга тиеш. Балигъ булмаганнар белән хезмәт килешүе төзегәндә гомуми кагыйдәләр гамәлдә. Үзенчәлеге - һәр бала мәҗбүри рәвештә медицина тикшеренүе үтәргә тиеш. Балигъ булмаган балалар, 18 яшьләре тулганчы, һәр ел медицина тикшеренүе үтәләр. Балигъ булмаганнарны эшкә алганда сынау чоры билгеләнми. Хезмәт кодексының 268 санлы маддәсе нигезендә балигъ булмаган балаларны командировкаларга җибәрү, эш вакытыннан тыш, төнлә, ял һәм бәйрәм көннәрендә эшләтү тыела. Хезмәт кодексының 92, 94 маддәләре нигезендә балигъ булмаган хезмәткәрләргә кыскартылган эш көне вәгъдә ителә. Эш вакыты хезмәткәрнең яшенә карап билгеләнә: 16 яшькә кадәр - атнага 24 сәгатьтән, 16-18 яшьлекләргә 35 сәгатьтән артырга тиеш түгел. 15-16 яшьлек яшүсмернең көнлек эше (сменасы) - 5 сәгатьтән, 16-18 яшьлек хезмәткәрнеке 7 сәгатьтән артык була алмый. Хезмәт кодексының 267 санлы маддәсе балигъ булмаган хезмәткәрләргә ел саен үзе теләгән вакытта 31 календарь көн түләүле ял бирүне билгели. 18 яше тулмаган хезмәткәрләр белән хезмәт килешүе өзелгән очракта, Хезмәт кодексында каралган гомуми кагыйдәләр гамәлдә. Мәсәлән, балигъ булмаган хезмәткәр ике якның килешүе буенча, үз теләге белән, икенче хезмәт бирүчегә күчү тәртибендә эштән китә ала. 18 яше тулмаган хезмәткәрләрне эштән чыгарганда Хезмәт кодексының 269 санлы маддәсендә өстәмә гарантияләр каралган. Ягъни эш бирүче хезмәт килешүен үз инициативасы белән өзгәндә, гомуми кагыйдәләр белән бергә дәүләт хезмәт инспекциясе һәм балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе ризалыгын да алырга тиеш. Бу кагыйдә оешма бетерелгәндә һәм шәхси эшмәкәрнең эшчәнлеге туктатылганда гамәлдә түгел. Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев