18 сентябрьдән үзйөрешле техника һәм прицеплар тикшереләчәк
"Ростехнадзор" идарәсе карары нигезендә 18 сентябрьдән "Частник" операциясе старт ала, ул 8 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелүче операция кысаларында үзйөрешле техника һәм прицеплар тикшереләчәк. Техникасы төзек булмаган, аңа талон-допуск алынмаган, тиешенчә теркәлмәгән, тракторчы-машинист таныклыгы булмаган яки таныклыкның вакыты чыккан очракта, техника хуҗаларына штраф санкцияләре каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев