Мөслим-информ

18 сентябрь - Киләчәк өчен тавыш бирәбез

18 сентябрь көнне җиденче чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлыйбыз. Безнең районда 30 участок сайлау комиссиясе эшли, сайлаучылар исемлегенә 16 мең 774 якташыбыз кертелгән. Аларның иң күбе район үзәгендәге сайлау участокларында - 5 участокның һәрберсендә 1300ләп сайлаучы. Иң кечкенә участоклардан: Елгабашта - 214, Вәрәшбашта 219 сайлаучы санала. Район территориаль сайлау...

18 сентябрь көнне җиденче чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлыйбыз. Безнең районда 30 участок сайлау комиссиясе эшли, сайлаучылар исемлегенә 16 мең 774 якташыбыз кертелгән. Аларның иң күбе район үзәгендәге сайлау участокларында - 5 участокның һәрберсендә 1300ләп сайлаучы. Иң кечкенә участоклардан: Елгабашта - 214, Вәрәшбашта 219 сайлаучы санала.

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Гайсина әйтүенчә, бу көнне сайлаучыларга ике бюллетень биреләчәк. Аның берсендә - партияләр исемлеге, икенчесендә 30 нчы санлы бер мандатлы Әлмәт сайлау округы буенча кандидатлар исемлеге языла. 20 августта башланган сайлау алды агитациясе 16 сентябрьгә кадәр дәвам итә. 18 сентябрь көнне сайлау участокларында иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр тавыш бирергә мөмкин булачак. Райондагы алты участокта - Баланлы, Вәрәшбаш, Елгабаш, Октябрь, Олы Чакмак, Рус Шуганда халык электрон сайлау комплексы аша сайлый. Ниндидер сәбәпләр буенча сайлау көнне сайлау участогына килә алмаучыларга учеттан төшү (открепительный) талоны бирелә. 7 сентябрьгә кадәр аны - район территориаль сайлау комиссиясендә, 7-17 сентябрь көннәрендә участок сайлау комиссиясендә алырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: