Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

18 сентябрь елның төп сәяси вакыйгасы – Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көне

Сайлау участоклары районыбызда иртәнге 8 сәгатьтән эшли башлады. Халыкның да күпчелеге, бигрәк тә өлкән буын иртәнге якта тавыш бирде. 1985 санлы Бакча сайлау участогында иртәнге 8 сәгать 10 минутка биредә тавыш бирергә тиешле 1280 кешенең 50ләбе үз гражданлык бурычын үтәргә өлгерде. Сайлауларда беренче тапкыр катнашучы 15 егет-кызга һәм иртән иртүк...

Сайлау участоклары районыбызда иртәнге 8 сәгатьтән эшли башлады. Халыкның да күпчелеге, бигрәк тә өлкән буын иртәнге якта тавыш бирде.

1985 санлы Бакча сайлау участогында иртәнге 8 сәгать 10 минутка биредә тавыш бирергә тиешле 1280 кешенең 50ләбе үз гражданлык бурычын үтәргә өлгерде. Сайлауларда беренче тапкыр катнашучы 15 егет-кызга һәм иртән иртүк беренчеләрдән булып тавыш бирүчеләргә бүләкләр дә әзерләнгән иде.

Әлеге мөһим чарага бәйрәм төсе биреп, сайлау участокларында иртәдән үк музыка яңгырый. Сайлау участокларында тавыш бирүчеләр өчен кайнар коймак белән чәй, башка тәм-том әзерләнгән иде. Кайберәүләр иртәнге чәен дә сайлау участогында эчте. Райондашларыбыз гражданлык бурычларын сайлауларның әһәмиятен аңлап бшкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев