Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

18 июль – Дәүләт янгын күзәтчелеге органнары көне

Россиядә 2007 елдан бирле ел саен 18 июльдә Дәүләт янгын күзәтчелеге органнары көне билгеләп үтелә. Әлеге датаның тарихына килгәндә, 1927 елда шушы көнне Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты һәм Халык комиссарлары советы "РСФСРда Дәүләт янгын күзәтчелеге органнары турында нигезләмә" кабул итә. Һөнәри бәйрәм өчен менә шул вакыйга башлангыч була.

Янгын күзәтчелеге бүлегенең эше ел әйләнәсе туктап тормый. Кышын - электр үткәргечләренең төзеклеген, яз-көз коры үлән, чүп яндыру очракларын ачыклап, тикшереп торсалар, җәй көне эш тагын да арта. Каникулдагы бала-чаганың шырпы белән уйнавы да, сүндерелми калган тәмәкенең җәйге эсседә минут эчендә ялкынга әйләнүе дә янгын куркынычын бермә-бер арттыра чөнки. Саклык, уяулыкны таләп итеп, халыкка аңлату эше алып бара бүлек белгечләре. "Юкка-барга бәйләнәләр" дип тә әйтәләр алар турында. Ә бит нәкъ менә янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре, җитешсезлекләрне вакытында күреп, аянычлы хәлләргә киртә куя.

Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеген Радик Госманов җитәкли. Аның кул астында өч кеше - җитәкче урынбасары Рушан Фәрхетдинов, өлкән инспектор Ренат Идиятуллин, дознаватель Руслан Быренков эшли.

- Безнең эш янгыннарны кисәтү, профилактикадан гыйбарәт. Тормыш шартлары авыр булган, социаль яктан уңышсыз гаиләләр, өлкәннәр, ялгызлар яшәгән йортларда аеруча еш булырга туры килә, - ди Рушан Фәрхетдинов.

Янгын күзәтчелеге бүлегенең эше моның белән генә тәмамланмый. Янгын булган урынга чыгу, аның сәбәпләрен ачыклау, материалны тикшерү экспертизасына җибәрү, судка тапшыру, оешма учреждениеләрдә янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен тикшерү, даими контрольдә тоту да аларның төп бурычы.

- Төрле объектларда янгын куркынычсызлыгына контроль чаралары үткәрәбез. Таләпләрне үтәмәү очраклары күзәтелгәндә, җитешсезлекләрне кичекмәстән төзәтергә тәкъдим ителә, - ди Ренат Идиятуллин.

Мөслимдә 123 нче санлы янгын сүндерү-коткару бүлеге, бердәм диспетчерлык хезмәте дә эшли. Барлык шалтыратуларны да диспетчерлар кабул итә. 01, 112 телефоны буенча шалтыратучылар янгын турындагы хәбәрне ирештереп кенә калмый. Төрле бәхетсезлек, бәла-каза очракларында да да шушы номерларны җыя. Әйтик, кайдадыр су яисә ут юк, юллар өзелгән, су баскан. Һәр төрле мөрәҗәгать тиешле оешмаларга, хезмәтләргә җибәрелә. Ел башыннан бердәм дежур хезмәтенә 1500 дән артык мөрәҗәгать кергән.

- Кешеләрнең гомеренә, сәламәтлегенә куркыныч янаган хәлләрдә кичектергесез чаралар күрүче хезмәтләр бик тиз һәм төгәл карарлар кабул итәргә, гамәл кылырга тиеш. Менә шушы вазыйфа бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә йөкләнә дә инде. Ул - райондагы барлык кизү торучы хезмәтләр өчен югары орган, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда мәгълүмат туплый һәм кирәкле юнәлеш бирә, - ди Мөслимнең бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте җитәкчесе Миләүшә Вәҗетдинова.

Эш урыннары персональ компьютерлар, телефон элемтәсе, радиостанцияләр, сирена кабызу җайланмасы белән җиһазландырылган. Бүген биредә биш диспетчер эшли.

123 санлы янгын сүндерү бүлегендә 35 кеше хезмәт куя. Өч берәмлек янгын сүндерү техникасы һәрвакыт әзерлек сызыгында тора. Гомумән, алда әйтеп үткән һәр служба үз хезмәтен төгәл белеп, зур җаваплылык тоеп башкара.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев