Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

18 декабрь – гражданнар хәле актларын теркәү органнары хезмәткәрләре көне

Быел ГХАТ(гражданнар хәле актларын теркәү органы) органнарының барлыкка килүенә 97 ел тула. Кеше гомеренең барлык мөһим вакыйгалары, бал туудан алып фани дөньяга күчүгә кадәр, шушы дәүләт органы белән бәйле.

ГХАТ - ул дәүләт учреждениесе, биредә төрле гражданнар хәле актлары: туу, язылышу, аерылышу, үлү, атасын билгеләү турында, улыкка алу турында акт язулары теркәлә.

"Безнең илдә ГХАТ органнарының барлыкка килү тарихы 1917 нче елның 18 декабреннән башлана. Халык Комиссарлары Советы тарафыннан "Никах, балалар һәм гражданнар хәле актларын теркәү турында" декрет кабул ителә. Шушы көннән башлап мәчет һәм чиркәүләр никах-гаилә эшләрен алып барудан азат ителә. Бары тик дәүләт органнарында теркәлгән гражданнар хәле актлары гына юридик көчкә ия булалар.

Гаилә мөнәсәбәтләрен көйләүче акт үз эченә бик күп нормаларны алган. Яңа кодекс никахлашучыларның медицина тикшеренүе үтүен күздә тота. Мондый тикшеренү ике як та риза булганда бушлай үтелә. Әгәр никахка керүчеләрнең берсе икенчесеннән үзенең венерик авыру икәнен яшереп калса, икенчесе никахның дөрес түгеллеге хакында судка мөрәҗәгать итә ала.

1997 нче елның 20 ноябреннән "Гражданлык хәле актлары" турында федераль Закон көченә керде. Әлеге закон актлар китабының саклау вакытын, гражданлык хәле актларын теркәү, үзгәртү, акттагы язмаларны гамәлдән чыгару, төзәтү тәртибен билгели. Аерылышу, никахны киләчәктә туктату, никахның яраксыз (көче беткән, гамәлдән чыккан) булуын тану арасында чикләүләр төгәл булдырыла. Ир белән хатынга уртак фамилиядә йөрү мөмкинлеге бирелә. Аерылышу процессы тагы да гадиләшә: икесенең дә ризалыгы булган очракта, ир белән хатынны ГХАТ органнары аера; берсе генә аерылырга теләк белдергән очракта, бу эшне судья үзе генә карый һәм хәл итә.

"Акт язулары мәңгелек сакланышта. Районыбызның ГХАТ архивында 1921 елдан хәзерге көнгә кадәр булган акт язулары саклана. 1918 елга кадәр булган акт язулары - ТР Милли архивында, ә 1919-1920 елгы язулар - Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсендә. Үзебездә булган барлык архив язмалары электрон вариантка күчереп бетерелде. Ләкин докуменларны без кәгазь варианттагы архивка нигезләнеп бирәбез", - ди районның ГХАТ бүлеге җитәкчесе Рәвилә Нәсыйфуллина. 2005 елдан гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләтләре авыл җирлекләренә дә бирелде. Районның ГХАТ бүлеге алар белән тыгыз элемтәдә эшли.

Шулай итеп, ЗАГС органнары 97 ел буена үзләренең билгеле бер әһәмияткә ия булган үсеш һәм камилләшү чорын узган дип әйтергә була. Хәзерге вакытта ЗАГС күпкырлы сорауларны законнар җыентыгы белән берлектә дөрес хәл итүче орган булып тора.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев