Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

17 майда Бөтендөнья электр элемтәсе һәм мәгълүмат җәмгыяте көнен билгеләп үттеләр. Мөслим электр элемтәсе узелы эшчәнлеге белән танышыгыз

Яшәешебезне электр элемтәсеннән башка күз алдына китереп тә булмый. Кәрәзле телефон булсынмы ул, интернетмы - халык алардан башка яши алмый. Мөслим район электр элемтәсе узелы тарафыннан халыкка күрсәтелүче хезмәтләрләргә тукталсак, аларның спектры киң һәм төрле булуына инанасың. Бүгенге көндә җирлегебездә 4667 стационар телефон эшли. Шуның 4090 ы - физик затларда,...

- Элемтә сыйфатын яхшырту өчен кечкенә торак пунктларда да җепселле-оптик элемтә линияләре салынды. Район буенча барлыгы 1391 км озынлыкта элемтә линиясе исәпләнә. Шуның 337 км - һава линияләре булса, 1054 км - җепселле-оптик элемтә линиясе.

- Марсель Мофаздалович, 2014 елдан халыкка тәкъдим ителгән "GSM" стандартындагы мобиль элемтә һәм "4G (LTE)" технологиясе буенча эшләүче югары тизлектәге мобиль интернет буенча төрле фикерләр ишетергә туры килә. Яшен тизлегендәге интернет кайсыбер урыннарда гына дип зарланалар...

- "4G (LTE)" технологиясе буенча югары тизлектәге мобиль интернет әлегә Мөслимнең үзендә һәм Мәлләтамак, Олы Чакмак авылларында гына булдырылды. Алга таба калган авылларга да бу яңалык керер, дип уйлыйбыз. Интернет сыйфаты киләчәктә тагын да яхшырачак, димәк. Кәрәзле элемтә үсешенә баглаган өметләребез дә акланды, дип уйлыйм. Туйгелде, Михайловка, Метрәй, Яңа Усы, Яңа Карамалы, Сөякәй, Баек, Краснояр, Мәлләтамак, Түбән Табын, Вәрәшбаш, Крәш. Шуран, Олы Чакмак авылларында барлыгы 15 база станциясе куелды. Әлеге станцияләр хисабына кәрәзле элемтә сыйфаты яхшырды, булмаган авылларда элемтә барлыкка килде. Быел Баланлыда - "СК-26" вышкасы урнаштырырга, Яңа Сәет, Сәфәр авылларына исә гамәлдәге башняга яңа җиһазлар (секторлар) куярга ниятлибез.

- Марсель Мофаздалович, сезнең предприятие видеокамералар да урнаштыра, дип беләбез.

- Быел "Куркынычсыз шәһәр" республика программасы кысаларында Мөслимнең үзәк урамнарына, кеше күп җыела торган участокларда барлыгы 24 камера куелды. Шушы көннәрдә "Дуслар-клаб" белән "Мизгел" яшьләр үзәгенә дә камералар куелачак. Ел дәвамында юл чатларына һәм кеше күп йөри торган урамнарда, кирәк дип исәпләнгән урыннарда тагын 130 камера куелачак.

- Линияләрне яңарту юнәлешендә нинди эшләр планлаштырыла?

- Июнь аенда Сөякәй авылында җепселле-оптик элемтә кабеле сузачакбыз. Бу авылда да ай-пи телевидениесен карау мөмкинлеге булачак. Шулай ук Мөслимдәге Шашин, Ф. Рәшитов, Кооператив (гимназиядән алып, подстанциягә кадәр), Пятилетка урамнарында, Мөслимнең әйләнеч юлында ("Татнефть" ягулык станциясе артыннан алып, 9 нчы кибеткә кадәр) баганаларны алып, сыйфатлы яңа кабельләрне җир астына урнаштыру планлаштырыла. Күпфатирлы йортларда да график нигезендә элемтә линияләренә капиталь ремонт үткәрелә. Күпфатирлы йортларга да видеокамералар урнаштырып бетерү планлаштырыла.

- Район электр элемтәсе узелы күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту буенча киләчәктә нинди эшләр башкарачак?

- Заман бездән яңа формалар һәм эш ысуллары таләп итә. Безнең абонентлар өчен иң мөһиме - күрсәтелгән хезмәтләрнең яхшы сыйфатлы булуы һәм тариф планнарын сайлап алу мөмкинлеге тудыру. Халыкка уңайлы булсын өчен безнең сату пункты да эшли. Биредә чагыштырмача түбән бәядән стационар һәм кәрәзле телефоннар һәм башка төр электроника җайланмалары тәкъдим ителә. Гомумән, элемтә сыйфатын яхшырту - безнең предприятие алдында торган төп бурычларның берсе.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев