Мөслим-информ

16 ноябрьдә Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көне билгеләп үтелә

Тәмәке тартучы кеше үзен генә түгел, якыннарын да агулый. Тәмәкегә каршы законнаручреждениеләрендә, җәмәгать урыннарында, спорт корылмаларында, кибеттә, лифтта, самолетта, поездда, машиналарга ягулык салу станцияләрендә, аларның территорияләрендә тәмәке тартуны, тәмәкене рекламалауны тыйды. Закон бозган гражданнарга - 500-1500 сум, вазыйфадагы яисә юридик затларга 50-200 мең сум күләмендә штраф салына. Соңгы арада яшьләр...

Тәмәке тартучы кеше үзен генә түгел, якыннарын да агулый. Тәмәкегә каршы законнаручреждениеләрендә, җәмәгать урыннарында, спорт корылмаларында, кибеттә, лифтта, самолетта, поездда, машиналарга ягулык салу станцияләрендә, аларның территорияләрендә тәмәке тартуны, тәмәкене рекламалауны тыйды. Закон бозган гражданнарга - 500-1500 сум, вазыйфадагы яисә юридик затларга 50-200 мең сум күләмендә штраф салына.


Соңгы арада яшьләр кальян, электрон тәмәке тарту "мода"сына иярде. Электрон тәмәкене тартуда чикләүләр кертелмәгәнлектән, аны бүген теләсә кайда тарталар. Кальян тарту да зыянлы. Депутатлар электрон сигаретны гадәти тәмәкегә тиңләштерү, кальянны, электрон тәмәкене балигъ булмаган үсмерләргә сатуны һәм аларны җәмәгать урыннарында тартуны тыю турында закон проекты эшлиләр.

Галия Фәрхетдинова, Мөслим:

- Аллага шөкер, ирем Рөстәм дә, улыбыз Айнур да тәмәке тартмый. Рөстәм мәктәптә укыганда шаярган. Әмма әнкәй, моны сизеп, ныклы кисәтү ясаган, шуннан соң ул тәмәкене кулына да алмаган. Улыбызның да бу яктан шуклыгы булды. Бу чорны һәр яшүсмер кичерә торгандыр. Мондый вакытта әти-әнинең ныклы контроле, дөрес юл күрсәтүе кирәк. Тәмәке тарту эүзеңнең һәм якыннарыңның сәламәтлеге өчен генә түгел, гаилә бюджеты өчен дә бик зыянлы.

Илшат Сәхипов, Мөслим:

- Тәмәкене армиядә тарта башлаган идем. Алай нык пыскыттым дип әйтә алмыйм, шулай да көнгә берничәне тартмый калмый идем. Бер көнне, ихатада эш эшләп йөргәндә, тәмәке төпчеген кайда ташлавымны абайламый калганмын. Йөрәгем "жу" итеп китте: пыскып ятып, янгын чыкса?! Шул көннән соң тартмый башладым. Әлбәттә, башта кыен булды, соңыннан күнектем. Хәзер инде тәмәке төтене исен дә яратмыйм.

Рушан Фәрхетдинов, Мөслим:

- Кызганычка каршы, тәмәке тартам. Әмма начар гадәттән арынасым килә һәм бүгенге көндә мин бу мәсьәлә буенча конкрет эшлим. Тәмәке тартуны ташлармын, дип уйлыйм.

Рәсим Галиев, Мөслим:

- Әйтсәм, кеше ышанмас: мин тәмәкене 7 яшьтә пыскыта башладым. Чүкчиреккә барабыз да колхоз сыерларын көтүче абыйлардан атка атландыртуларын сорыйбыз. Ә алар "Тәмәке тартсаң, утыртабыз", дигән шарт куялар. Атта җилдерәсе килә бит, тартырга шулай өйрәнеп киттек. Мәктәптә дә кача-поса тарта идек. Өйләнер алдыннан, булачак кәләшем күндергәч, ташладым тәмәкене. Ләкин "Сине алырга баргач, качмыйсың", дигән шарт куйдым. Качмыймы соң? Кияү егетләре кәләш эзләгәндә, үч итеп, авыл агайлары белән бергә утырдым да тарттым. Тора-бара көнгә бер кап тәмәке дә җитми башлады. Ютәл интектерә башлагач, ташларга тырышып, таблеткалар да эчеп карадым, беләккә пластырь да ябыштырдым, электрон тәмәке дигәнен дә суырдым булмады. 55 яшем тулып килгәндә инфаркт аяктан екты. Табиблар йөрәк авыруларын китереп чыгаруда төп факторларның берсе тәмәке булуын күп тапкырлар дәдил итеп китергәннән соң, яшисе килү теләге көчлерәк булып чыкты: ташладым тәмәкене. Башта, билгеле, авыр булды. Төннәрен тартасы килеп яки тартам икән дип, төш күреп уянып китә идем. Әкренләп өйрәнелде. Өч ел була инде искә дә кереп чыкканы юк. Башкаларга да ташларга киңәш итәр идем. Акча түли-түли чир сатып алмагыз!

Россиядәге тәмәке тартучылар яман гадәтләрен берьюлы ташласалар, илебездәге халыкның гомер озынлыгы 8 елга артыр иде, хәзергә без гомер озынлыгы күрсәткече буенча иң арттагы илләр белән бер чамада, диләр белгечләр. Тәмәке тартуның зыянлы булуына кеше үзенең акылы белән төшенергә тиеш.

Сораштыруны Мөнирә Арсланова үткәрде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: