Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

16-нчы номерлы Казан хастаханәсендә коронавируслы йөз яшьлек пациентканы дәваладылар

16 - нчы номерлы Казан клиник хастаханәсенең вакытлыча йогышлы авырулар госпиталеннән яңа коронавирус йогышын җиңеп чыккан йөз яшьлек пациентканы чыгардылар. Бу хакта клиника терапевты, пациентканың дәвалаучы табибы Рамилә Зарипова сөйләде.

Озын гомерле ханымның хастаханәдә үткәрелгән компьютер томографиясе үпкәләрнең зарарлану күләме 15% тан артып китмәвен күрсәтте. Беренче мазок ПЦР уңай нәтиҗә бирде.
«Пациентканың коронавирус йогышы гына түгел, шулай ук шуңа бәйле патологияләре дә авыр булды», — дип билгеләде дәвалаучы табиб.
16нчы хастаханәнең табиблары ханымга туры килә торган гормонотерапияне һәм канны кыздыра торган препаратларны сайлап алганнар.
«Пациентның хәле тотрыклы, сатурация, яки кандагы кислород дәрәҗәсе, яхшы-96-98. Ягъни ул мөстәкыйль сулый, кислород ярдәменнән башка", - дип билгеләп үтте Рамилә Зарипова.
Бүген өлкән яшьтәге пациентканы өйенә озаттылар, анда туганнары һәм якыннары белән бергә ул терапияне дәвам итәчәк. Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/health/27-11-2020/v-kazanskoy-bolnitse-16-vylechili-stoletnyuyu-patsientku-s-koronavirusom-5788718

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев