Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

15 октябрьдә Бөтендөнья чиста куллар көне билгеләп үтелә

Чиста куллар - йогышлы авыруларны профилактикалау Чиста куллар көне үткәрүнең максаты - игътибарны кулларны вакытында һәм дөрес итеп юуга җәлеп итү, чөнки бу йогышлы авырулардан саклануның иң нәтиҗәле чараларының берсе. Кискен эчәк инфекцияләрен, А вируслы гепатитны, респиратор инфекцияләрен кулларны үз вакытында юып, булдырмый калырга мөмкин. Күпләр хастаханәгә нәкъ менә ризык...

Чиста куллар - йогышлы авыруларны профилактикалау

Чиста куллар көне үткәрүнең максаты - игътибарны кулларны вакытында һәм дөрес итеп юуга җәлеп итү, чөнки бу йогышлы авырулардан саклануның иң нәтиҗәле чараларының берсе. Кискен эчәк инфекцияләрен, А вируслы гепатитны, респиратор инфекцияләрен кулларны үз вакытында юып, булдырмый калырга мөмкин. Күпләр хастаханәгә нәкъ менә ризык кабул итәр алдыннан кул юарга оныту сәбәпле килеп эләгә.

Соңгы елларда ротавирус, норовирус, астровирус кебек вирус барлыкка китергән кискен эчәк инфекцияләре киң таралды. Аеруча 1 яшьтән алып, 3 яшькә кадәр балалар еш авырый. Инфекция чыганагы - авыручылар яисә вирус йөртүчеләр. Инфекцияләр су, ризык аша яисә контакт-көнкүрештә (ишек тоткалары, телефон трубкалары, душ бүлмәләрендә краннар һ. б.) йога. Гадәттә авыру гастроэнтерит тибында үтә. Ротовирус, норовирус инфекцияләренең үзенчәлеге шунда: алар кыска вакытлы, авыруның клиник билгеләре юк, терелү динамикасы тиз. Әмма терелгәннән соң вирус ике атна дәвамында тизәк белән тышкы мохиткә чыгарга мөмкин.

Эчәк инфекцияләре йоктырмас өчен шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә (ашар, ризык әзерләр алдыннан, өйгә кайткач, транспортта булганнан соң, бәдрәфтән соң кулларны сабын белән әйбәтләп юарга. Аеруча балалар белән элемтәдә булучылар кулларын тиешенчә эшкәртергә бурычлы. Шулай ук уенчыкларны, савыт-сабаны, балалар өчен башка предметларның чисталыгын тәэмин итү зарур. Яңа туган балаларга күкрәк сөте имезү мөһим. Эчү, җиләк-җимеш, яшелчә юу өчен бары тик кайнаган су гына файдаланырга кирәк. Тиз бозыла торган продукцияне суыткычта +2, +6 градуста сакларга, саклау вакытын исәпкә алырга. Чи продуктларны әзер продуктлардан аерым сакларга, аларны эшкәртү өчен такталар, пычаклар аерым булырга тиеш. Алдан әзерләнгән ризыкны файдаланганчы, башта кайнатырга яисә кыздырырга кирәк. Гаиләдә авыручы булса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә, авыруны хастаханәгә озаткач, дезинфекция чаралары кулланып,бүлмәләрне җыештыру шарт.

Мира Арсланова,

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллы шәһәре, Актаныш районындагы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев