Мослим

15 февраль – Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн

Россия әфган сугышында 14 меңнән артык кешесен югалта, 6 меңнән артык ир-егет соңрак шул сугышта алган яралардан вафат була, 300 ләп кеше хәбәрсез югала. Мөслим районыннан бу сугышка 113 кеше җибәрелә, аларның 6 сы әфган җирендә һәлак була. Туган җирләренә исән-сау кайткан 107 кешенең тагын 18е сугышта алган тән һәм...

Россия әфган сугышында 14 меңнән артык кешесен югалта, 6 меңнән артык ир-егет соңрак шул сугышта алган яралардан вафат була, 300 ләп кеше хәбәрсез югала. Мөслим районыннан бу сугышка 113 кеше җибәрелә, аларның 6 сы әфган җирендә һәлак була. Туган җирләренә исән-сау кайткан 107 кешенең тагын 18е сугышта алган тән һәм җан яраларыннан төрле елларда вафат булды. Бүгенге көндә җирлегебездә 52 әфганчы яши.

Баланлы авылының әле мыек та чыгып җитмәгән япь-яшь егете, Нәфис Сафин да интернациональ бурычын үтәр өчен әфган җиренә җибәрелә. Әзербайҗанның Степанакет шәһәрендә - таулы Карабахта өч ай уку-өйрәнүләр узгач, аларны сугышның үзәгенә кертәләр. Ул еллар истәлеген хәтерендә яңартырга яратмый. Ә алар, синнән сорап тормыйча, бер-бер артлы җепкә тезелә...

"Бик ямьсез, шулкадәр шыксыз җиргә эләгербез дип күз алдына да китермәгән идем. Климат безнекеннән шактый аерыла. Төннәрен чыдап булмаслык суык булса, көндезләрен кыздыра. Далаларында кып-кызыл булып үскән лаләләр дә Кабул җиренә матурлык өсти алмый. Таулы-ташлы далада без килеп җиткәндә үк, атулар бара иде. Коточкыч хис бөтен җанымны биләп алды. Әйтерсең, соңгы тапкыр сулыйм, соңгы мәртәбә күрәм һәм ишетәм... Анда-монда безнең янган машиналар аунап ята. Югалтуларсыз булмады бу сугыш. Инде шул үлем үзәнендә дуслашып өлгергән егетләрнең һәлак булуын күрү бигрәк тә аяныч булды. Ерткычларча асылганнарны да, күзләренә атып, колак-борыннары киселгәннәрне дә күрергә туры килде. Тарлавык төбендә аккан Панджер елгасына атылган совет хәрбиләренең гәүдәләреннән елга шомлы төс алды", - дип искә ала бүген Нәфис абый. Райондашыбыз хәрби хезмәте вакытында күперне мина куючылардан саклый...Юлдагы атышлар таң атканда да тынмый. "Гөлт" итеп кабынып, кара төтен астында калган машиналарның саны исәпсез. Аяксыз-кулсыз юлга сибелгән япь-яшь егетләрнең ул чакта күпмесе генә исән калды икән?!

Сугыш турында сөйләргә яратмаса да, ул вакытта күргәннәре, бомбалар шартлавы, иптәшләренең "мине үтермәсәләр ярар иде" дип туктаусыз теләүләре, кан исе, исәпсез-хисапсыз кеше мәетләре - болар барысы да бүгенгедәй күз алдында тора аның. Яу кырында ятып калган сугышчан дуслары да искә төшә. Нәфис абый бәхетле, чөнки ул исән-сау кайткан, гаилә корып, балалар үстергән. Бүгенге көндә ул Михайловка фельдшер-акушерлык пунктында теш табибы булып эшли. Яшьлектә сайлаган һөнәренә тугры калып, үз эшен 22 ел дәвамында яратып башкара ул. Казан медицина институтында белем алган егет интернатураны башкаланың 4 нче санлы стоматология поликлиникасында уза. Эшен төгәллек һәм аеруча бер җиңеллек белән башкарган егетне Казанда калырга ничек кенә үгетләсәләр дә, Нәфис Сафин туган авылына кайтырга дигән карарында нык тора. Район халкы бәхетенә, ничәмә еллар инде ул төгәллек белән үз эшен башкара. Эш вакыты белән исәпләшмәгән табибка кайчан килмә, су буе чират булыр. "Мөслимнең үзеннән, башка авылларыннан килгән бер генә кешене дә, эш вакытым төгәлләнде дип, кайтарып җибәргәнен хәтерләмим. Төшке ашын ашамаган вакытлары да аз түгел аның. Өенә соңгы авыруны карагач, караңгы төшкәч кенә кайта. Кулы җиңел диләр аның турында", - диде шәфкать туташы Фәүзия Әюпова. Әйе, Нәфис Сафин турында кемнән генә сорама, уңай фикер ишетәсең. Әфганчы, табиб, олы йөрәкле Нәфис абый һәркемгә игътибарлы, итагатьле. Үлем үзәнендә күргән хис-кичерешләр аның йөрәгендә сакланса да, күңеле катыланмаган. "Әфган сугышы күпләрне тетрәндерде. Туган ил туфрагы шулкадәр газиз, сагындырылган иде. Әти-әни, туган ил кадерен әфган җирендә булып кайткач, тагын да ныграк тоярга, кадерләргә өйрәнәсең. Безнең хезмәт иткән урын кеше телендә "каберлек" дип йөртелә хәзер. Сугыш техникасы каберлеге, чалшайган машиналар, каскалар, шлемнар зираты ул. Алар эчендә кемнәрнеңдер газиз улларының башы булган бит! Язмышлар... Алар күңелендәге югалтулар, имгәнүләр бүген дә җаннарына тынгылык бирми. Бу югалтулар башка беркайчан да кабатланмасын иде!" - ди Нәфис абый.

Әйе, әфган сугышы меңләгән яшь егетнең тормышын челпәрәмә китерде. Бик күпләр сөйгән ярларсыз, тормышта терәксез калды. Япь-яшь килеш улларын җир куенына салган әниләр исә мәңге төзәлмәс йөрәк ярасы белән яши.

Лилия Шәймиева.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: