Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

14 ноябрь – Бөтендөнья шикәр авыруына каршы көрәш көне

Авыру хроник агышы һәм кеше организмында булган барлык матдәләр алмашы процессларының (углеводлар, майлар, аксымнар, минераллар һәм су-тоз) бозылуы белән аерылып тора.

Авыру хроник агышы һәм кеше организмында булган барлык матдәләр алмашы процессларының (углеводлар, майлар, аксымнар, минераллар һәм су-тоз) бозылуы белән аерылып тора. Кешедән башка бу төр авыру кайбер хайваннарга,  мәчеләргә хас. Кешенең ашказаны астында инсулин дип аталучы гормоннар эшләп чыгара торган ашказаны асты бизе бар. Төрле татлы һәм углеводлы азыклар ашаганда шул инсулин аларны энергиягә әйләндерә, һәм кеше әнә шул энергия белән яши. Әгәр инсулин җитешмәсә, кан составындагы глюкозаны нормада тоту һәм азык белән кергән углеводларны энергиягә әйләндерү процессы бозыла. Канда шикәр микъдары артык күбәя һәм сидек белән бүленеп чыга башлый. Менә бу инде шикәр авыруы барлыкка килүен аңлата. Бүгенге көндә дөньяда 180 миллионнан артык кеше шикәр авыруыннан интегә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы шундый саннарны китерә. Алдагы елларга булган фараз да сөендерми: 2030 елга бу сан икеләтә артырга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X