Мөслим-информ

14 ноябрь – Бөтендөнья шикәр авыруына каршы көрәш көне

Шикәр авыруы (шикәр диабеты, лат. diabetes mellītus) - эндокрин системага бәйле, инсулин гормонының абсолют яки өлешчә җитешмәве аркасында гипергликемия (кан составында глюкозаның күтәрелүе) башлана торган авырулар төркеме.

Авыру хроник агышы һәм кеше организмында булган барлык матдәләр алмашы процессларының (углеводлар, майлар, аксымнар, минераллар һәм су-тоз) бозылуы белән аерылып тора. Кешедән башка бу төр авыру кайбер хайваннарга, мәс. мәчеләргә хас. Кешенең ашказаны астында инсулин дип аталучы гормоннар эшләп чыгара торган ашказаны асты бизе бар. Төрле татлы һәм углеводлы азыклар ашаганда шул инсулин аларны энергиягә әйләндерә, һәм кеше әнә шул энергия белән яши. Әгәр инсулин җитешмәсә, кан составындагы глюкозаны нормада тоту һәм азык белән кергән углеводларны энергиягә әйләндерү процессы бозыла. Канда шикәр микъдары артык күбәя һәм сидек белән бүленеп чыга башлый. Менә бу инде шикәр авыруы барлыкка килүен аңлата. Бүгенге көндә дөньяда 180 миллионнан артык кеше шикәр авыруыннан интегә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы шундый саннарны китерә. Алдагы елларга булган фараз да сөендерми: 2030 елга бу сан икеләтә артырга мөмкин. Татарстан Республикасында 100 меңнән артык кешенең тормышы инсулинга бәйле. Шуның 700е - балалар. Башкортстанда 79 мең 825 кеше шушы авыру белән җәфалана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: