Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

14 мартка кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре ксенонлы машиналарны тоткарлаячак

Агымдагы елда машиналарына ксенон лампалар урнаштырып йөрүче шоферлар саны артуын билгеләп үтә ЮХИДИ хезмәткәрләре. Кустар ксенон лампалар куллану аркасында каршы як полосадан килүче машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләрнең күзләре чагылып, юл-транспорт һәлакәтләре барлыкка килә.

Мондый төр аварияләрне кисәтү йөзеннән республикада, шул исәптән безнең районда да, "Ксенон" операциясе старт алды. Ул 14 нче мартка кадәр дәвам итәчәк. Ксенон лампа куелган машина белән идарә иткән вакытта тоткарланган шоферларга 6 айдан 1 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү яный. Машинада ксенон лампа куелганы ачыкланганда (шофер идарә итмәсә дә) 3 мең сум күләмендә штраф салына. 2014 нче елда барлыгы 4 кеше ксенон лампалар кулланган өчен җәзага тартылган булса, бу елның ике ае эчендә генә дә 4 беркетмә төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X