Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

14 август – Төзүчеләр көне

1955 нче елның 6 сентябрендә кабул ителгән СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә август аеның икенче якшәмбесе Төзүчеләр көне дип игълан ителә. 1960 елда нигез салынган Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы ярты гасырдан артык инде лаеклы рәвештә зурлап билгеләп үтә. Беренче елларда матди-техник базасы артык мактанырлык булмаган оешмабыз, вакытлар үтү белән...

1955 нче елның 6 сентябрендә кабул ителгән СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә август аеның икенче якшәмбесе Төзүчеләр көне дип игълан ителә. 1960 елда нигез салынган Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы ярты гасырдан артык инде лаеклы рәвештә зурлап билгеләп үтә.

Беренче елларда матди-техник базасы артык мактанырлык булмаган оешмабыз, вакытлар үтү белән ныгый барып, районда иң эреләр рәтенә күтәрелде. Үзгәреш җилләренә, икътисадый кыенлыкларга каршы торып, үзенең яшәүчәнлеген раслый алды. Бүгенге яңарыш чорында заманча технологияләр кулланып, зәвыкъ белән һәм сыйфатлы итеп төзелгән объектларыбызга югары бәя бирәләр. Төзеләчәк объектларыбызда беренче чиратта экологик яктан чиста материаллар куллануны төп максат итеп куябыз. Торак йортлар булсынмы ул, социаль-көнкүреш объектларымы - аларның яшәү һәм эшләү өчен уңайлы һәм матур булуына зур өстенлек бирәбез. Шуңа да яңа төзелгән йортларыбызда яшәүчеләр безгә бик рәхмәтле.

Оешмабызның матди-техник базасы көчле булу объектларда тоткарлыксыз эшләргә мөмкинлек бирә. Төзелеш өчен нигездә үзебез җитештергән кирпечне кулланабыз. Кирпеч заводы ел саен 2-3 млн данә экологик яктан чиста кирпеч эшләп чыгара. Кирпечнең үзебездән артканын күрше-тирә районнарга да сатабыз. Югары сыйфатлы измә һәм бетонны үзебездә җитештерү дә эштә уңайлык тудыра. Столярлык цехы, пластик тәрәзә ясау цехы эшли. Төзелеш алып бару өчен заманча техникаларыбыз бар. Шулай да иң төп байлыгыбыз, оешмабызда озак еллар намуслы хезмәт куеп, танылу алган тәҗрибәле төзүчеләребез. Алар арасында Татарстанның һәм Россиянең атказанган төзүчесе дигән мактаулы исемне йөртүчеләр дә, Татарстан һәм Россия төзүчеләр берлегенең зур бүләкләренә лаек булучылар да бар. Баш инженер Фазыл Морзаханов, ташчылар Фәнил Шәймәрдәнов, Илфат Сәйфуллин, Әзһәр Нәгыймов, измә ясаучы Эльза Тәхауова, штукатур-буяучылар Индира Гарифуллина, Фәния Исмәгыйлова, балта остасы Алмаз Мәһдиев, кирпеч заводы эшчеләре Рафикъ Әюпов, Роза Мөхәмәева һәм Рәмилә Сабитова үзләренең тырыш хезмәтләре белән башкаларга үрнәк булып торалар. Әнә шундый уңган төзүчеләребез һәм инженер-техник белгечләр көче белән ел саен уртача 60-70 млн сумлык төзү-монтаж эшләре башкарабыз. Соңгы елларда район үзәгендә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол калган хатыннары өчен без төзегән 15 әр квартиралы күпкатлы йортларның саны гына да 6 га җитте. Бу җәйдә Мөслимдәге Колхоз урамында тагын шундый бер йорт күтәрә башладык. Үз финанс средстволарыбызга башкарган инвестицион торак төзелеше буенча да мактанып сөйләрлек эшләребез бар. Соңгы берничә елда гына да без төзегән шәхси йортлардан Мөслимдә аерым урамнар калкып чыкты. Бүген аларда яшь гаиләләр матур нигез кордылар. Күпкатлы йортлар төзелешенә дә игътибар зур. Быел Вахитов урамында унике һәм унсигез фатирлы ике йортны сафка бастырдык. Республика программалары кысаларында күп кенә социаль объектларда капиталь ремонт эшләре алып барабыз. Түбән Табында коррекция-интернат мәктәбендә, Мөслимдә "Кояшкай" балалар бакчасында ремонт эшләре төгәлләнеп килә.

Җәмгыятебез "ТР төзүчеләр берлеге" үз үз-үзләрен җайга салучы оешмалар ассоциациясенең иң яхшы оешмалары составында тора, "Татагропромстрой" ААҖ үткәргән конкурсларда җиңүләр яулыйбыз. Бездә эшләгән кешенең хезмәтен күрә беләләр. Оешмабызда озак еллар намуслы хезмәт куйган эшче-хезмәткәрләребезне Төзүчеләр көне уңаеннан төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә тәкъдим итәбез. Быел исәп-хисап бухгалтеры Фәйзрахманова Гөлнур Мөхәмәздин кызы, техник контроль бүлеге мөдире Хафизова Мөзәккирә Фәтхелбаян кызы - Россия төзүчеләр берлегенең Мактау грамотасы; ярдәмче производство мастеры Кыяметдинов Әнәс Әнвәр улы, шофер Мотавалов Равил Миңнеһади улы, туннель миче операторы Закиров Мөдәссир Мөдәррис улы "Строительная слава" күкрәк билгесе; штукатур-буяучы Мөхәммәтханова Әлфинә Мирхәйдәр кызы Татарстан төзүчеләр берлегенең Мактау грамотасына лаек булды. Аларны һәм барлык төзүчеләрне һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Киләчәктә дә районыбызны яшәртүгә һәм матурайтуга үзебездән лаеклы өлеш кертербез, дип ышанам.

Илдар Авзалов,

"Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы" җәмгыяте генераль директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X