Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

12 ноябрьгә кадәр магнит давыллары күзәтелә

Югары киңлекләрдә поляр балкышын күзәтергә мөмкин булачак.

("Татар-информ"). Кояш җиле агымының ике тапкырдан да артык булган тыгызлыгы Җирдә магнит давылы китереп чыгаруга китерә. Ул 7нән 12 ноябрьгә кадәр күзәтеләчәк. Бу хакта "Фобос" үзәге хәбәр итә.

Метеобәйле кешеләр магнит давылын 7 ноябрьдә сизә башлаячак. Аның югары ноктасы 8 ноябрьгә туры килә. 11 ноябрьгә кадәр аның көче саклана. Беллгечләр әйтүенчә, 12-13 ноябрьдә ул тынычлана.

Метеорологлар атна дәвамында энергосистемада өзеклекләр булырга, радиоэлемтә һәм космик аппаратлар белән идарә авырлашырга мөмкин, дип белдерә. Югары киңлекләрдә поляр балкышын күзәтергә мөмкин булачак.

Соңгы тапкыр көчле магнит давыллары 24нән 27 октябрьгә кадәр күзәтелгән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев