Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

12 мартта РФ Юстиция министрлыгы җәзаларны үтәтү системасы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме

Ерак тарихка күз салсак, 1879 елның 12 мартында Россия императоры Александр ll Указы белән Россиядә җәзаларны үтәтүнең бердәм системасын оештыруга нигез салучы төрмә департаменты төзелгән. Бу еллар эчендә әлеге хезмәтнең исем-атамасы берничә төрлегә үзгәрде. Бүгенге көндә ул Россия җәзаларны үтәтү Федераль хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсенең Мөслим районы буенча җинаять...

Хәзерге вакытта җәзаларны үтәтү системасы иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәза төрләрен куллану сферасын тагын да киңәйтүне күздә тота. Шул ук вакытта җәзаларны үтәтүдә яңа төр технологияләр һәм техник чаралар кертелә. Иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәзаларны һәм башка чараларны үтәтү җинаять башкарма инспекцияләренә йөкләнә дә. Җәзаның әлеге төрләренә шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү, төзәтү эшләре, ирекне чикләү, җәзаны үтәүне кичектерү, аерым вазифага билгеләнү һәм аерым эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү керә. 2012 елның гыйнварыннан җинаять башкарма инспекциясенә җәзаларны үтәтүнең яңа төре буларак, өй аресты (домашний арест) дигән чара гамәлгә керде. Дәүләт шул рәвешле хөкем ителүчеләргә иректә калган хәлдә үзләренең төзәлүләрен исбатлау, хәтта җинаять җаваплылыгыннан вакытыннан алда котылу мөмкинлеге бирә.

Ләкин хөкем ителүчеләрнең барысы да әлеге мөмкинлекне тулысынча бәяләми һәм алардан файдаланмый. Узган ел, мәсәлән, учет буенча филиалдан 70 хөкем ителүче узды. Аларның нибары өчесенә карата бирелгән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителү кире алынды. Бер үк вакытта хөкем ителүчеләр арасында, суд тарафыннан йөкләнгән бурычларны үтәмичә, сынау срогы дәвамында берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылучылар да бар. Кабат өстәмә бурычлар йөкләү юлы белән сынау срогын арттыруга китерүче җинаятьләр кылудан саклап калу максатында әлеге категория гражданнарга карата төрле чаралар кулланыла. Узган ел 11 хөкем ителүчегә сынау срогы озынайтылды һәм өстәмә бурычлар йөкләнде. Кайбер хөкем ителүчеләр үткәрелгән профилактик чаралардан соң да җәза үтүдән явызларча качалар. Әлеге гамәлләре өчен өч хөкем ителүчегә суд билгеләгән җәза иректән мәхрүм итүгә алыштырылды. Хөкем ителүчеләр иректән мәхрүм итү урыннарында үзләренең кылган гамәлләре урында кат-кат уйларлар, тормышка карашларын тамырдан үзгәртерләр һәм, ахыр чиктә, хокук тәртибен бозу белән бәйле гамәлләрне кабат кылмаслар, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев