Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

114 җинаять теркәлгән

Гомуми алганда, җинаятьләр саны кимесә дә, аерым категорияләр буенча җинаятьләрнең артуы күзәтелә.

Узган җомгада рай­он эчке эшләр бүлегенең отчет җыелышы үтте. Җыелышта бүлекнең 2021 елдагы оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясал­ды, киләсе чорга бурычлар билгеләнде.

– 2021 елның 12 аенда район территориясендә 114 җинаять теркәлгән. Бу – 2020 елның шушы чоры белән ча­гыштырганда, 13 процентка кимрәк, дигән сүз (узган ел – 131). Шул ук вакытта кеше үтерү, көчләү очраклары – 100 процентка, урлау – 9,5 про­центка, торак биналардан урлаулар 150 процентка арт­кан, – диде район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов.

Складлардан һәм төрле сәүдә нокталарыннан ур­лау, янап акча алу фактлары 2020 ел дәрәҗәсендә калган. 2021 ел нәтиҗәләре буенча җинаятьләрнең гомуми ачы­лышы 64,3 процент тәшкил иткән. Бу – 2020 елның шушы чоры белән чагыштырганда 10,9 процентка кимрәк.

Иң җитди җинаять “Август- Мөслим” агрофирмасында кы­лынган. Караклар агрофирма складыннан 960 литр фунги­цид урлаганнар. Угрының кем булуы ачыкланган, җинаятьче хөкем ителгән.

Икенче җинаять талау белән бәйле. Мөслимнең “Ру­сАлка” кибетендә җинаятьче, сатучыга пычак белән янап, кассадагы акчаны алып кача. Җинаять “кайнар эзләр” бу­енча ачыла. Тикшерү эшләре дәвам итә.

2020 елда район эчке эшләр бүлеге юл-транспорт фаҗигаләре һәм аларда һәлак булучыларның күп булуы (5 кеше үлгән, 21 кеше каты яра­ланган) сәбәпле тәнкыйтькә эләккән иде. Районда аварияләр саны арту сәбәпле бүлек аерым контрольгә дә алынды.

– 2021 елда районда юл- транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучылар юк, ләкин 7 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Юл- транспорт травматизмын кисәтү буенча эш тагын да активлаштырылды. Узган ел спиртлы эчемлекләр кул­ланган килеш транспорт белән идарә иткән 92 маши­на йөртүче тоткарланды. 16 факт буенча РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе нигезендә җинаять эше куз­гатылды, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.

Узган елның маен­да Казанның 175 санлы мәктәбендә булган вакыйга мәгариф учреждениеләренең и м и н л е г е н я н әд ә н тикшерүне таләп итте. Рай­он территориясендә экстре­мистлык һәм террорчылык күренешләренә юл куймас өчен бүлек хезмәткәрләре уку­чылар белән профилактик эш алып барды һәм тикшерүләр үткәрде.

– Росгвардиянең лицензия- теркәү хезмәте белән берлектә утлы корал теркәлгән кешеләрдә аның сакла­ну шартларын тикшердек, – ди Рөстәм Мөхәмәтҗанов. – Быел икътисад һәм кор­рупция юнәлешендәге авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр кылган затларны ачыклау юнәлешендә эшне активлаш­тыру, хезмәт сыйфатын күтәрү кирәк.

Лилия Шәймиева.

Фото – эчке эшләр бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев