Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

11 сентябрьдә булган теракт корбанының шәхесен 16 ел вакыт узгач ачыклаганнар

һәлак булучылар арасында меңнән артык кешенең шәхесе ачыкланмаган, дип хәбәр итә "Татар-информ".


2001 елның 11 сентябрендәге теракт вакытында һәлак булган ир-атның шәхесен 16 елга якын вакыт узгач ачыклаганнар. Бу хакта BBC News басмасына сылтама белән "Известия" язып чыкты.

Медицина белгечләре теракт корбанының шәхесен ДНК белән эшли торган яңа технологияләр ярдәмендә ачыклаган. Туганнары үтенече буенча аның турында мәгълүмат бирелми. Шунысы да игътибарга лаек: террорчылык акты вакытында һәлак булган 1,1 меңнән артык кешенең шәхесе бүгенгә кадәр ачыкланмаган.

Исегезгә төшерәбез, 2001 елның 11 сентябрендә Нью-Йорктагы Бөтендөнья сәүдә үзәгенең "игезәк биналары" террорчылар идарәне үз кулларына алган пассажир самолетлары бер-бер артлы бәреп керү аркасында җимерелгән һәм 3 меңләп кеше үлгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев